Казанның Мәскәү районында дистәдән артык йорт сусыз калган. Башкортстанның 38 меңгә якын кеше яши торган Учалы шәһәренең төп өлешендә дә су юк.
"Водоканал" оешмасы челтәрләрендә каза булуы аркасында Казанның Мәскәү районындагы берничә йорт сусыз калган. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте җиткерә. Батыршин урамында җиде, Галимҗан Барудида — өч, Коләхмәтов урамында — өч, Серов урамында дүрт күпфатирлы йортта су юк. Мәскәү районы хакимияте исемлеккә тагын төзәтмәләр керергә мөмкин дип белдерә.
Шул ук вакытта Башкортстанның 38 меңгә якын кеше яши торган Учалы шәһәрендә суүткәргечтә каза булып, суның басымы төшкән һәм шәһәрнең төп өлешендә суны өзгәннәр. Хәзерге вакытта төзәтү эшләре алып барыла, дип җиткерә "Аспекты".
- Казанда су һәм канализация челтәре өчен җавап бирүче "Водоканал" оешмасының инфраструктурасы 70 процентка тузган. Бу хакта бүген оешма мөдире Рөстәм Абдулхаков белдергән иде.
- Аның сүзләренчә, челтәрнең яртысы диярлек 1930-1970 елларда салынган. Алар бүгенгә 100 процентка тузган. "Ел саен су һәм канализация челтәренең тагын 65 чакрымы искерә", диде ул. Таушалган инфраструктура үз чиратында аварияләрнең саны артуга китерә диде җитәкче.
- 2024 елда 30,5 меңнән артык гариза кабул ителгән. Аварияләрне бетерү һәм төзәтү суммасы 53 миллиард сумга җитә, ә станцияләрне һәм корылмаларны модернизацияләүне дә исәпкә алып, "Водоканал"га 127 миллиард сум кирәк, диде Абдулхаков.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!