Узган елның гыйнварыннан октябренә кадәр чорда Татарстанда туучылар саны өч процентка кимегән. Бу вазгыятьтә республиканың кайбер шәһәрләрендә күп функцияле гаилә үзәкләре ачылачак. Шулай ук районнарда гаиләләр белән дә аерым эшләячәкләр. Бу хакта Татарстан хезмәт министры Эльмира Зарипова әйтте, дип җиткерә "Бизнес Online".
"Районнарда гаиләләр белән аерым эш алып барырга, кимендә өч ел бергә яшәгән парларның ни өчен бала табуны кичектерүе сәбәпләрен анализларга кирәк. Быел өйләнешеп, бала табу карарына килмәгән гаиләләрдә әни кешенең дә, әти кешенең дә нәсел калдырырга сәләтле булуы ягыннан сәламәтлеген тикшерергә тәкъдим итәбез", дип сөйләгән ул.
Министр әйтүенчә, киләсе елга Казанда, Чаллыда, Әлмәттә һәм Баулыда күп функцияле гаилә үзәкләре ачылачак. Анда гаиләләргә нинди ярдәм чаралары күрсәтелүе турында сорашырга мөмкин булачак, шәхси проблемаларны хәл итәргә юл күрсәтүче мәгълүмат та биреләчәк.
Зарипова Татарстанда 2017 елдан бирле туучыларның кимүен хәтерләткән.
- Татарстан хөкүмәте бала табуны арттыру турында дәүләт програмы кабул итте. Түрәләр куйган максатка күрә, 2025 елга республикада кимендә 35 мең бала туарга тиеш. Бу санга алар аборт ясатулар санын киметеп, хатын-кызларга өстәмә ярдәм күрсәтеп ирешергә тели.
- Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге мәгълүматларына караганда, республикада халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин. Фаразга ярашлы, ул вакытта Татарстанда 3,35 млн кеше яшәячәк.
- Демогарифия үзәге мөдире Чулпан Илдарханова сүзләренчә, бары тик Казанда, Чаллыда, Лаеш һәм Биектау районнарында гына халык саны бераз артырга мөмкин. 20 районда исә халык саны кимү 2050 елга 25 проценттан артырга, ә 20 районда 25 процентка кадәр җитәргә мөмкин. Иң начар фараз Яңа Чишмә районында - анда халык саны 12,5 мең кешедән 8 мең кешегә калырга мөмкин.
- 2028 елга Татарстанда яшьләр саны 100 меңгә кимер дип фаразлана. Республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков "статистика туучы балалар санының кимүен, гаиләләрнең күпләп аерылышуын терки", дип белдергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!