Татарстан "ил мәнфәгатьләренә каршы эшчәнлекләре өчен" илдән киткән русияләрнең милкен тартып алырга тәкъдим итә

Иллюстратив фото

Республиканың бу тәкъдиме Русия Думасына җибәрелгән.

Татарстан Дәүләт шурасы чит илдә яшәүче һәм аннан торып административ хокук бозулар кылучы русияләргә җәза бирү турындагы тәкъдимен эшләп бетергән. Бүген, 9 октябрьдә документ өлгесен парламент утырышында канунилык һәм хокук тәртибе комитеты башлыгы Александр Чубаров тәкъдим итте. Депутатлар аны хуплады. Төзәтүләрне Русия Административ хокук бозулар кодексына кертү тәкъдим ителәчәк.

Чубаров әйтүенчә, яңа төзәтмәләр өлгесендә хәзерге вакытта Русиядә яшәмәүчеләргә "Русия мәнфәгатьләренә каршы" теләсә нинди гамәлләре өчен беркетмәләр төзү хокукы кертү тәкъдим ителә.

Беренче документта мондый маддәләрнең тулы исемлеге бар иде: бу - "экстремизм", "сүз ирегеннән явызларча файдалану", Русия гаскәрен "кимсетү" һәм башкалар.

Моннан тыш Чубаров әйтүенчә, Татарстан илдән киткәннәргә каршы административ эш ачылса, аларның Русиядәге милкен кулга алу мөмкинлеген дә язмакчы була.

Депутат әйтүенчә, Татарстан Дәүләт шурасының бу тәкъдимен элегрәк Русия хөкүмәте хуплаган. Яңа өлгедә федераль үзәк күрсәткән кимчелекләрнең барысын да исәпкә алганнар.

Республиканың бу тәкъдиме Русия думасына җибәреләчәк. Русия парламентының түбән пулатында аны Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов тәкъдим итәчәк.

  • Татарстан бу тәкъдимен быел май аенда Дума каршындагы канун чыгаручылар шурасына җибәргән иде. Июньдә шура бу мәсьәләне актуаль дип санавын әйтте, ләкин аерым урыннарын яңадан өйрәнергә кушты.
  • Хәзерге вакытта чит илдә кылган хокук бозулары өчен русияләрне бары тик "Русиядә теләнмәгән дип табылган оешма эшчәнлегендә катнашкан" өчен генә (Административ хокук бозулар кодексының 20.33 маддәсе) җаваплылыкка тарта алалар. Шул ук вакытта чит илдә яшәүче русияләрне җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин.
  • Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары үз тәкъдимнәрен Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруы (түрәләр моны "махсус хәрби операция" дип атый) белән аңлата, янәсе чит илдән торып сугышка каршы фикер белдерү "очраклары арткан".
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
  • Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
  • 2022 ел Украинадагы сугыш аркасында татарларның да күпләп чит илләргә китүе белән истә калачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!