Татарстан Конституция мәхкәмәсендә сирәк авырулардан интегүчеләргә федераль үзәктән акча бирдерүгә ирешкән

Русия Конституция мәхкәмәсе бинасы

Татарстан парламенты бюджетларындагы дефицит аркасында күпчелек төбәкләр кыйммәтле даруларны үзләре генә сатып ала алмый, дип белдергән булган. 2026 елдан башлап төбәкләрнең сирәк авырулардан дару алырга акчасы җитмәсә, алар федераль финанслау ала башлаячак.

Төбәкләрнең сирәк авырулардан интегүчеләргә дару алырга акчасы җитмәсә, 2026 елдан башлап алар федераль финанслау алачак. Русия Конституция мәхкәмәсенең карарын үтәү өчен сәламәтлек саклау министрлыгы канунга шундый төзәтмәләр әзерләгән. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.

2023 ел ахырында Татарстан Дәүләт шурасы Русия Конституция мәхкәмәсенә "Ватандашларның сәламәтлеген саклау нигезләре турындагы" канунның нигезләмәләренә шикаять юллаган булган. Канунны шуннан соң яңадан караганнар.

Татарстан парламентында бюджетларындагы дефицит аркасында күпчелек төбәкләр кыйммәтле даруларны үзләре генә сатып ала алмый, дип белдергәннәр.

Басма мәгълүматынча Русиядә сирәк авырулардан интегүче 70 меңләп кеше яши. Аларның чирен дәвалау өчен кыйбатлы дарулар кирәк. Бер дәвалану курсы миллион, хәтта дистәләгән миллион сумга төшәргә мөмкин.

Мондый дарулар өчен акчаларны өч төрле алып була.

Беренчедән, кайбер авыруларны дарулар белән 2008 елдан бирле гамәлдә калучы, федераль бюджеттан финансланучы "14 нозологий" дәүләт програмы нигезендә тәэмин итәләр.

Икенчедән, 2021 елдан бирле "Круг добра" фонды эшли, ул федераль үзәк акчаларына 18 яшькә кадәрге балаларга дарулар сатып ала.

Өченчедән, авырулар үзләренә кирәкле даруларны төбәк бюджеты хисабына ала.

Быел тугыз ай эчендә "14 нозологий" програмына 72,4 млрд сум тотканнар, төбәкләр 57 млрд сум биргән, ә "Круг добра" фондының бюджеты быел 176 млрд сумны тәшкил итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!