Татарстан мөфтие дини киемнән йөрүне тыючы канунга каршы чыкты

Камил Сәмигуллин

Ул Украинадагы сугышта мөселманнар "милли һәм дини традицияләр" өчен сугыша, ә тылда аларның хатыннарына бөркәнеп йөрүне тыймакчы булалар, ди.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Русиядә җәмәгать урыннарында һәм мәгариф оешмаларында дини киемнән йөрүне тыя торган канунга каршы чыкты. Бу хактагы белдерүен ул үзенең Telegram-каналында чыгарды.

— "Махсус хәрби операциядә" (Украинага һөҗүмне Русиядә шулай атыйлар – ред.) мөселман сугышчылары Ватан, милли һәм дини традицияләр, Русия халыкларының гомуми рухи кыйммәтләре өчен көрәшеп кан түгә. Ә тылда аларның хатыннарының Конституцион хокукларын кануннар белән кысмакчы, аларга бөркәнеп йөрүне тыймакчы булалар", — дип язган Сәмигуллин.

Ул "мөселманнарга каршы канун өлгесен ачыктан-ачык алга сөрүче" депутатка фронтка, солдатлар янына барып кайтырга тәкъдим итә.

— Яки [аңа] Мәскәүдән читкә чыгып, Русиянең төрле төбәкләрендәге күп милләтләр һәм дини традицияләр белән булса да танышыргадыр? — ди Сәмигуллин.

2 июльдә Русия Думасы депутаты Владислав Даванков җәмәгать урыннарында һәм белем йортларында дини кием киюгә чикләүләр кертү турындагы федераль канун өлгесен тәкъдим итте.

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, бу "белем бирү дөньяви" булсын өчен кирәк. Шулай булганда, "дини инанулары нинди булуга карамастан, бөтен белем алучыларга тигез шартлар тудырыла, ә бу дини яки мәдәни билгеләр ягыннан дискриминацияне булдырмаска ярдәм итә, имин мохит тудырырга булыша" диелгән документта.

Элегрәк бу документка Русия думасының Татарстаннан депутаты Айрат Фәррахов ("Бердәм Русия") та каршы чыккан иде. "Мондый мәсьәләдә тыюлар һәм чикләүләр кертү - куелган максатларга ирештермәячәк. Канун авторларына соравым бар: медицина битлекләре киюне дә тыячакбызмы?", дигән иде ул.

  • Шул ук вакытта Русиядә никаб киюне тыю турында бәхәсләр бара. Май аенда Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев шундый тәкъдим белән чыкты. Битне тулысынча ябып тора торган никаблар кию илдә экстремизм куркынычын арттыра, диде. Түрәләрнең һәркайсы никабны тыю кирәклеген иминлек белән бәйләп аңлата.
  • Казанда яшәүче 30 яшьлек Гөлнара (исеме үзгәртелде) Азатлыкка сөйләвенчә, штраф турындагы сүзләр чыгуга элек пәрәнҗә киюче мөслимәләр йөзләрнен каплауның яңа ысулын тапкан. Яулыкларын кашны каплап диярлек төшереп бәйлиләр дә, битлек кияләр.
  • Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин мөселман хатын-кызларының никабтан йөрүенә каршы чыккан иде. "Никаб күп кешеләрне куркыта, аларны исламнан читләштерә. Бүген никаб исламга һәм мөселманнарга бәйле куркыныч һәм тискәре әйбер белән тәңгәлләштерелә", дип белдерде ул.
  • Яулык бәйләү мәсьәләсе Русиядә дә әледән әле күтәрелеп тора. Мәсәлән Мордовиянең Азюрка (Белозерье) авылы мәктәбендә укытучыларга үз хокукларын мәхкәмәдә якларга туры килде.
  • 2022 елның көзендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Валдай" халыкара бәхәс клубы конференциясендә чыгыш ясаганда мәктәпләрдә яулык ябу, хиҗаб киюне тыю проблемын күтәргән иде. Ул Русия мәктәпләрендә кызларны яулыкларын салырга мәҗбүр итүләрен искә алды. "Башка яулык ябу, икенче төрле әйткәндә хиҗаб кию – исламдагы гадәт кенә түгел, ул христианлыкта да, иудаизмда да бар. Русиядә хатын-кызлар ябынып йөргән һәм шул рәвешле үзләрен начар күзләрдән һәм уйлардан саклаган", диде мөфти.
  • Былтыр август ахырында Казан адвокаты Руслан Нәгыев җитәкчелегендәге Юристлар берлеге (НАЮР) яңа уку елында мәктәпләргә яулык бәйләп килүне тыйсалар дип, "Укучыларның ата-аналарына белешмәлек" чыгарган иде.
  • 2020 елда ноябрьдә Татарстанның Лаеш районы Столбище авылы мәктәбендә җиденче сыйныфта укучы бер кызның әти-әнисе Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Мәктәп мөдире укучы кызлардан яулыкларын салуны таләп иткән, риза булмасалар, "урыс" мәктәбеннән мөселман мәктәбенә күчәргә кушкан. Моңарчы бу проблем Татарстанда азмы-күпме чишелгән дип санала иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!