Татарстан шәһәрләрендә татар теленең хәле: татарларның чиреге канәгать түгел

Чаллы күренеше

Татарстанның сәнәгать шәһәрләре — Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәндә татар теленең торышы өйрәнелгән. Бу дүрт калада да миллилек югары дәрәҗәдә саклана, ди белгечләр. Аеруча Казан белән чагыштырганда шундый нәтиҗәгә килгәннәр. Татарларда милли хис, урысларга караганда, бер ярым тапкырга югарырак. Шул ук вакытта татарларның 25-30% телнең кулланылышы җитәрлек дәрәҗәдә түгел дип уйлый. Кайсы өлкәләрдә татар теле ничек кулланыла? Татарлар, урыслар белән чагыштырганда, татар теленә нинди мөнәсәбәттә? Азатлык социологик тикшеренүне өйрәнде.

Социологик тикшеренүне Татарстан фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институтында эшләүче галимә, социология фәннәре докторы Гүзәл Макарова үткәргән. Сораштыру 2021 елда үткәрелгән һәм анда татар һәм урыс милләтеннән 1 400 кеше катнашкан диелә.

2021 елда узган Русиядә халык санын исәпкә алу нәтиҗәләренә караганда, Чаллыда 548 434 кеше яши, шуларның 48,% — татар, 45,5% — урыс.

Түбән Кама районында (шәһәр һәм авыллар) — 277 544 кеше (шәһәрдә — 255 389) яши. Халыкның 51,4% — татар, 41,9 — урыс.

Әлмәт районында халык саны 213 235 кешене тәшкил итә. Аларның 54% — татар, 34,5% — урыс.

Яшел Үзән районында 169 469 кеше яши. Шуларның 40% — татар, 55,2% — урыс.

*Искәрмә: Русия халык санын алу нәтиҗәләрендә мәгълүматлар шәһәрләргә аерып түгел, районнарга бүленеп бирелгән.

Татарлыгын онытмаучылар күбрәк

Сораштыруда катнашучылардан милләтенә карата фикерен белешкәннәр. Бу сорауда татарларда милли хис көчлерәк булуын күрергә була. "Үземнең татар/урыс булуымны беркайчан да онытмыйм" дигән җавапны Чаллыда татарларның 76,5%, урысларның — 48,1% сайлаган. Башка шәһәрләрдә дә шуңа охшаш күренеш күзәтелә. Түбән Камада татарлыгын онытмаучы татарлар — 78,1%, урыслар — 51,4%, Әлмәттә татарлар — 73,3%, урыслар — 48,2%, Яшел Үзәндә татарлар 82,5%, урыслар — 52,6% тәшкил итә.

"Үзенең нинди милләттән булуы турында сирәк уйланучылар" исәбендә татарлар аз — якынча чирек өлеше бу җавапны сайлаган. Урыслар арасында мондый фикер йөртүчеләр саны — һәр икенче кеше.

Шул ук вакытта миллилекнең төп күрсәткече булып татарлар өчен тел санала. Бу сорауга уңай җавапны 53-62% очракта биргәннәр. Урысларда ул бераз азрак — 48-52%.

"Бу шәһәрдә яшәү ошыймы" дигән сорауга күпчелек уңай җавап биргән. Урыслар да, татарлар да беренче урынга бу калада туып-үсүен, балачагы шушында узуын, туганнары һәм якыннары биредә булуын әйткән. Соңрак әлеге шәһәрдә яхшы хезмәт хакы алып булуын искәрткән. Ә менә миллилек аркасында монда яшим, дип җавап бирүчеләр азчылык булган. Татарларның уннан бер өлеше генә миллилек сәбәпле шәһәрдә яшәү уңайлы дип җавап биргән.

"Татарларның чиреге татар теленең кулланылышыннан канәгать түгел"

Татарларның (91,5%) һәм урысларның (82,8%) күпчелеге җәмәгать урыннарында татар телен куллану кирәклеген әйткән. Җәмәгать урыннары дигәндә галимә урам исеменәре, кибет атамалары, тукталышларны игълан итүдә татар телен куллану кебек мәсьәләне күз уңында тоткан. Мондый нәтиҗәне соңгы өч дистә елда Татарстанда алып барылучы тел сәясәтенең йогынтысы дип бәяли ул. Шулай да чынбарлык башкачарак булып чыккан.

Гүзәл Макарова

— Шул ук вакытта татар теленең шәһәр мохитендә тоткан чын урынын бәяләүдә аерма ачык күренә, — ди Гүзәл Макарова. — Биредә татарлар урысларга караганда күбрәк тәнкыйди карашта. Урыслар арасында татар теленең җәмәгать урыннарында җитәрлек булуын 89%тан 95%ка кадәре бәяләгән булса, татарлар арасында бу күрсәткеч — 67%тан 72%ка кадәр. Шәһәрдә барлык кешеләр файдаланган җирләрдә татар теленең кулланылышы белән канәгать булмаган татарлар саны чирек өлештән (1/4) алып өчтән бергә (1/3) кадәр тәшкил иткән. Бу күрсәткеч аеруча Казанның иярчен шәһәре — Яшел Үзәндә югары булып кала (32,7%), анда шәһәр халкының күпчелеге — урыслар.

Мәктәпләрдә татар теле азрак, хастаханәдә — күбрәк

Әйтергә кирәк, урыслар татар теленең кулланылыш даирәсе, татарларга караганда, киңрәк дип саный. Бу күпчелек җавапта шулай икәне күренә. Татарлар исә, татар теле азрак урын ала дип саный. Хәзер кайсы өлкәләрдә татар теленең ешрак ишетелүенә күзәтү ясыйк.

Шәһәр хакимияте һәм дәүләт оешмалары

  • Чаллыда яшәүче татарларның 30,1%, урысларның — 42,2% татар телен "даими ишетәм" дип җавап биргән. Татарларның күпчелеге — 51,4%, урысларның —46,5% "сирәк ишетәм" дигән. Татар телен дәүләт оешмаларында "ишеткәнем юк" дип җавап кайтаручылар арасында татарларның 14,8%, урысларның — 5,4% булган. Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә дә респондентлар чаллылар кебек җавап биргән.
  • Яшел Үзәндә вазгыять бераз үзгә. Татар телен татарларның 23,3%, урысларның 29% гына "даими ишетә". "Сирәк ишетәм" диючеләр татарлар арасында 53,3%, урысларда — 50,9%. "Ишеткәнем юк" дип җавап кайтарган татарлар — 19,2%, урысларда — 10,4% тәшкил иткән.
  • Яшел Үзәндә саннар тулаем алганда түбәнрәк. Бу Яшел Үзәннең милли составы беркадәр аерылып торуы белән аңлатыла — анда яшәүче урыслар проценты башка шәһәрләргә караганда күбрәк. Шуңа күрә татар теле дә аның иҗтимагый киңлекләрендә сирәгрәк кулланыла булса кирәк. Өстәвенә, бу нәтиҗәләр республика башкаласына якынрак булып чыкты, ягъни монда Яшел Үзәннең Казанга территориаль якынлыгы да сизелә (Казанда хакимият оешмаларында татар теленең еш кулланылуын татарларның — 24% һәм урысларның — 34% билгеләп үтә), — дип искәртә Гүзәл Макарова.

БУ ТЕМАГА: "Татар теле турында сөйләшү дә юк". Чаллы яшьләре махсус татар теле укытучылары турында күргәзмә ясады

Сырхауханә һәм хастаханәләр

Татарлар һәм урыслар татар теленең торышын шәһәр хакимиятендәге сыман тасвирлаган. Хастаханәләрдә татар телен даими ишетүчләр саны татарлар арасында — 23-31%, урысларда — 27-40%.

Мәктәпләр, урта һәм югары уку йортлары

Татар теле биредә азрак кулланыла. Татарларның 15-20% гына "даими төстә ишетә". Урыслар арасында да ул шул чама булган. Татарларның 33-42% татар телен "сирәк ишетә", 18-25% — "бөтенләй ишетми".

Гүзәл Макарова бу саннарга шикләнеп карый, чөнки җавап бирергә кыймаучылар санының, башка сорауларга караганда, күбрәк булган. Мондый җавапны нигездә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр калдырган. Галимә фикеренчә, алар мәктәптәге чынбарлык белән таныш түгел.

Җәмәгать урыннары

Җәмәгать транспортында татар телен дәүләт оешмаларындагы кебек ишетәләр булып чыккан. (татарларның 27,3%, урысларның 36,1% "даими ишетә") Урамнарда, кибетләрдә, сәүдә үзәкләрендә татар телен куллану дәрәҗәсе зур булуы ачыкланган (татарлар — 31,7%, урыслар — 37,9%). Сабантуй, Шәһәр көне кебек чараларда татар сөйләмен даими ишетүләрен билгеләп үткәннәр (татарларда — 62,1%, урысларда — 59,8%). Бу иң зур күрсәткеч булып санала.

БУ ТЕМАГА: Татар телле вакансияләр: тел белү хуплана, ләкин мәҗбүри түгел

"Татарларда, урысларга караганда, милли хис 1,5 тапкырга югарырак"

Социология фәннәре докторы Гүзәл Макарова фикеренчә, бу тикешеренү Татарстанның сәнәгать шәһәрләрендә яшәүчеләрнең миллилеге көчле булуын күрсәткән.

— Татарларда милли хис, урысларга караганда, 1,5 тапкырга югарырак. Аның иң мөһим компоненты булып тел санала, бигрәк тә татарлар өчен.

Галимә Татарстан тел сәясәтенең йогынтысы бар дип санаса да, аерым татарларның — чирек һәм өчтән бер өлеше — татар теленең кулланылышы җитәрлек дәрәҗәдә түгел дип санавын әйтә. Аныңча, татарлар һәм урыслар арасында шәһәрдә татар теленең кулланылышы төрлечә кабул ителә.

— Тикшеренү барышында татар теленең төрле мохиттә төрлечә яшәве ачыкланды. Респондентлар фикеренчә, татар теле шәһәрнең белем бирү оешмаларында азрак кулланыла, сырхауханә һәм хастаханәләрдә, шулай ук шәһәр хакимияте һәм дәүләт оешмаларында күбрәк кулланыла. Иң ешы ул урамнарда һәм сәүдә үзәкләрендә, бигрәк тә мәдәни күңел ачу чараларында ишетелә.

Гомумән, татар теле Татарстанның сәнәгать шәһәрләрендә, Казанга караганда, ешрак ишетелә. Яшел Үзән шәһәре генә чыгарма булып тора, — дип яза ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!