Татарстан вице-премьеры әдәбиятны корал итеп кулланырга һәм Украина сугышы турында урысча-татарча әдәби әсәрләр язарга чакырды

Ләйлә Фазлыева

Республика рәсмиләре сугыш темасын мәдәниятнең төрле тармакларына җәелдерә башлады.

Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Русиянең Украинага каршы сугышы турында әсәрләр язарга, пьесалар сәхнәләштерергә чакырды. Бу хакта ул бүген "Татар-информ" дәүләт мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

Аныңча, сугышта катнашучы Татарстан егетләренең "батырлыгын күрсәтергә ихтыяҗ бар". Ул мондый фикерне сугышта үлгән хәрбиләрнең якыннары да җиткерде диде.

— Мәңгеләштерү бары тик һәйкәл яки истәлек билгеләре белән генә түгел, ә әдәби әсәрләр — шигъри яки прозаик әсәрләр аша да булырга тиеш. Махсус хәрби операция темасына багышланган спектакльләр кую кирәклеге турында фикер алышынды. Фронттагы көндәлек һәм тормышчан вакыйгаларны чагылдыру мөһим, — диде ул.

Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, бүген Русия файдасына мәгълүмати көрәш алып барырга кирәк. "Әдәбият — һәрвакыт корал булган", диде ул.

Вице-премьер Татарстанда сугышка багышланган әдәби бәйгедә күпләп катнашырга чакырды.

Быел октябрьдә Татмедиа оешмасы Украина сугышы турында әдәби бәйге игълан итте.

Күптән түгел Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры Русиянең Украинага каршы сугышы турында спектакль куярга җыенуын белдерде. Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов "бездән "СВО" бәйле спектакль сорыйлар" дигән иде.

Урыс телле тамашалар күрсәтүче Казан дәүләт яшь тамашачы театры да киләсе ел башында сугыш турында спектакль күрсәтәчәк.

• Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң сәнгать һәм мәдәният өлкәсенә дә басым көчәйде. Аеруча, бу Мәскәү белән Петербурда күзәтелде. Моңа кадәр татар сәнгате өлкәсендә тынычлык хөкем сөрде. Экспертлар моны татарларның эчке эмиграциягә китүе, яшерен протест дип аңлатты. Цензура көчәйсә, татар сәнгате югалтулар кичерәчәк, диде алар. Шулай да төрле чикләүләр милли театрларга йогынты ясый башлады.

• Сугыш башлану белән татар язучылары нигездә сәяси темалардан читләште. Алар Азатлык Радиосына аноним төстә каләмдәшләрнең күпчелек очракта үзара да бу темага аралашмавын әйтте.

• Моңа кадәр профессиональ татар театрлары Украина сугышы турында спектакль күрсәтмәде. Шулай да 2023 елда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры язучы Гүзәл Яхинаның "Дети мои" романына нигезләнгән спектакльне куймаячагын әйтте. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев моны төрле сәбәпләр белән аңлатты, ләкин мәсьәләнең сәяси ягын атамады. Гүзәл Яхина Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итте. 2022 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры Гүзәл Яхина әсәре нигезендә куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен репертуардан алды.

• Ел башында КФУның "Мизгел" театры Украинадагы сугыш турында спектакль куйды. "Җәлилгә хат" дип аталган спектакльнең режиссеры — Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, сценарий авторы — Резидә Зәйниева-Гобәева.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!