Татарстанда 100 мең сумнан артык хезмәт хакын эшчеләрнең 11 проценты, Башкортстанда — тугыз проценты гына ала

Иллюстратив фото

Шул ук вакытта Татарстанда яшәүчеләрнең - 19 процентына, башкортстаннарның 23,8 процентына аена 30 мең сумнан да кимрәк хезмәт хакы түлиләр.

Татарстанда эшчеләрнең 11 процентына, ә Башкортстанда — тугыз процентына гына 100 мең сумнан артык хезмәт хакы түлиләр.

Бу күрсәткечләр белән Татарстан — 30нчы, ә Башкортстан — 39нчы урында, дип җиткерә "Новости" агентлыгы.

Шул ук вакытта тикшеренүдә әйтелгәнчә, Татарстанда яшәүчеләрнең 19 процентына, башкортстаннарның 23,8 процентына аена 30 мең сумнан да кимрәк хезмәт хакы түлиләр.

Эшчеләре югары хезмәт хакы алып эшли торган төбәкләр арасында Чукотка автоом бүлгесе беренче урында. Биредә 100 мең сумнан артык акчаны эшчеләрнең 66 процентына бирәләр. Икенчедә — Ямал-ненец автоном бүлгесе (58 процент), өченчедә — Магадан өлкәсе (56 процент).

Росстат белешмәләренә күрә, 2023 елның сентябреннән 2024 елның августына Русиядә уртача хезмәт хакы аена 72 мең сум булган. Русиядә 100 мең сумнан артык хезмәт хакы алып эшләүче эшчеләрнең уртача күләме — 17 процент.

  • Күптән түгел билгеле булганча, Татарстанда ике баласы булган гаиләләрнең 61,2 проценты фатир да яллап, көндәлек чыгымнарга да акча җиткереп яши ала. Башкортстанда исә андый гаиләләр — 51,8 процент.
  • Соңгы ике елда Русиядә, шул исәптән Татарстанда һәм Башкортстанда яңа урта сыйныф оешты. Бу — Украина сугышында катнашучылар һәм хәрби заводларда, келәтләрдә эшләүчеләр һәм IT белгечләр. Сугыш һәм санкцияләр шартларында аларның хезмәт хакы бермә-бер үсте һәм керемнәре менеджерлардан, банк хезмәткәрләреннән артып китте. Сәнәгать һәм хәрби заводлар белән тулган Татарстан һәм Башкортстанда бу процесс аеруча сизелә.
  • Ике республика да сугыш өчен хезмәт итә. Беренчедән, контракт төзеп ихтыярилар саны ягыннан алдынгы рәттә бара. Икенчедән, Татарстан һәм Башкортстанда хәрби заводлар күп.
  • Росстатның рәсми саннарына караганда, 2 ел да 7 ай эчендә Татарстанда уртача хезмәт хакы 1,5 тапкырга арткан. Русиянең Украинага каршы сугыш башлаганчы, ягъни 2022 ел башында уртача хезмәт хакы 44,9 мең сум булса, 2024 елның июленә керемнәр 70,2 мең сумга җиткән. Шундый ук хәл Башкортстанда да күзәтелә, анда да хезмәт хакы 1,5 тапкырга арткан: 41,6 мең сумнан 64,2 меңгә кадәр күтәрелгән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!