Татарстанда 306 авылга газ кертелмәгән

Иллюстратив фото

Бу — Татарстандагы барлык торак пунктларның унлап процентын тәшкил итә.

Татарстанда бүгенге көндә 3140 торак пунктның 2834енә газ кертелгән, ә 306сы әле дә газсыз кала бирә, бу 10лап проценты тәшкил итә. Әлеге саннарны "Газпром трансгаз Казан" оешмасы баш мөдире Рөстәм Усманов әйтте.

Торак пунктларга газ кертү эше график нигезендә бара, дигән ул. "Моның белән бәйле эшләр дәвам итә, чөнки програмнар ел саен раслана, финанслана, акча белән бәйле сораулар юк", дип ышандыра Усманов.

Шулай да бу газ кертелми калган 306 торак пунктның бөтенесе дә табигый газ куллануга күчәчәген аңлатмый, дип искәртә "Газпром трансгаз Казан" баш мөдире. Газүткәргеч төзүнең ни кадәр максатка ярашлы булуы турындагы карарны Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кабул итә — кайдадыр электр яки ягулыкның башка төрләрен куллланачаклар.

"Шуны аңларга тиешбез — әгәр дә авылда биш йорт кына бар, ә аңа кадәр 100 километр газүткәргеч китерергә кирәк икән, монда без бернинди нәтиҗә дә ала алмаячакбыз, бу табыш китерми. Бу акчаларга ихтыяҗ тоючылар күбрәк булган урыннарда күбрәк объектлар төзергә була", дигән ул.

  • Бер ел элек "Газпром" җитәкчесе Алексей Миллер Русия президенты Владимир Путинга Русиядә 2030 елга тулысынча бөтен торак пунктларга да газ үткәреләчәген әйткән иде.
  • Аның сүзләренчә 2024 ел башына Русиядәге торак пунктларның 89 процентына газ кертелгән булган.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!