Ел башыннан бирле Татарстанда Украинадагы сугыштан кайткан 403 ирне инвалид дип тапканнар. Бу хакта Татарстан хөкүмәт йортындагы брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Филатов әйтте, дип яза "Бизнес Online".
1 ноябрьгә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Украинага һөҗүмдә катнашкан 342 кешене медицина-социаль экспертиза бюросына җибәргән. 332 кешенең гарип калуы расланган. 1 декабрьгә инвалид дип 403 кешене тапканнар.
Украинадагы сугышта катнашучыларга инвалидлык бирү тизрәк уза, дип белдергән "Татарстан медицина-социаль баш бюросы" вәкиле Ольга Пузанова. Аның әйтүенчә, документлар сәламәтлек саклау министрлыгыннан килсә, җиде көн эчендә карар чыгарга тиеш.
Татарстанда 2024 елда барлыгы 44 316 кешегә инвалидлык биргәннәр. Шуларның 4812се — 18 яше тулмаган балалар. I төркем инвалидлык алучылар — 18 процент, II — 34 процент, III — 48 процент диелә.
Олыларга инвалидлыкны ешрак яман шеш, кан әйләнеше системы авырулары аркасында һәм йөри алмый башлаганга биргәннәр. Балаларга исә — психик тайпылышлар, нерв системы авырулары, туган чакта ук булган тайпылышлар өчен.
Бүген, 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.
- Узган ел 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Русия хакимиятләре 2024 ел өчен дәүләт бюджеты өлгесенә акча салганда сугышта яраланган һәм гарипләнеп калганнарның гаиләләренә ярдәм өчен, шулай ук һәлак булучыларның коммпенсациясе өчен 16 миллиард сумнан артык акча бүлгән иде.
- Казанда Украинадагы сугыштан яраланып кайтучыларны гольф уйнатып тернәкләндермәкче булалар.
- Моңа кадәр Башкортстанда Украинадагы сугышта яраланып кайтучыларны паралимпия такымнарына алачакларын хәбәр иткәннәр иде. Республика башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, спорт белән шөгыльләнү инвалидларга тыныч тормышка тизрәк җайлашырга булышачак.
- Бу елның март аена булган рәсми мәгълүматка күрә, Башкортстанга Украинадагы сугыштан 97 кеше гарипләнеп кайткан, чынлыкта аларның саны күбрәк булуы искәртелә.
- Шул ук вакытта узган ел Русиядә 31-59 яшьлек ирләр арасында соңгы сигез ел эчендә иң күп санда инвалидлар теркәлгән. Белгечләр фаразлавынча, Русиядә инвалид ирләрнең саны артуы Украинадагы сугыш белән бәйле, әмма алар фикеренчә, бу бердәнбер сәбәп булып тора дигән сүз түгел. Демограф Алексей Ракша әйтүенчә, Русиядә нәкъ менә сугыштан имгәнеп кайткан инвалидларның саны "дистәләгән, ә бәлки йөзләгән мең" булырга мөмкин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!