Татарстанда яшәүче гаиләләрнең яллап яшәгән фатирларын түләү һәм көндәлек чыгымнарын каплау өчен аена 82 мең сум керемнәре булырга тиеш. Башкортстанда яшәүчеләрнеке исә — 85,4 мең сум. Бу хакта "Новости" агентлыгы тикшеренүендә әйтелә.
Агентлык җиткерүенчә, Татарстанда ике баласы булган гаиләләрнең 61,2 проценты фатир да яллап, көндәлек чыгымнарга да акча җиткереп яши ала. Башкортстанда исә андый гаиләләр — 51,8 процент.
Ике балалы гаиләләр арасында фатир яллап яши алырдай кешеләрнең күбесе төньяк төбәкләрдә — Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автоном бүлгеләрендә, шулай ук Магадан өлкәсендә яши.
Мәсәлән Ямал-Ненецта мондый гаиләләр саны 71,2 процент, аларга моның өчен аена 164,1 мең сум эшләргә кирәк.
Русия төбәкләре арасында фатир арендалап торырдай ике балалы гаиләләр Кабардино-Балкариядә иң азы (16,2 процент): моның өчен биредә яшәүче гаиләләрнең айлык кереме 105,5 мең сум булырга тиеш. Чечня (16,6 процент) белән Дагыстанда да (19,1 процент) бик аз гаиләнең генә айлык керемнәре фатир ялларга да, көндәлек чыгымнарга да җитә. Моның өчен аларга аена 98 мең сум кирәк булачак.
- Күптән түгел Казанда фатир арендалау бәясенең бер елда 60 процентка диярлек артуы хәбәр ителгән иде. Әлеге күрсәткеч белән Татарстан башкаласы миллионнан артык кеше яшәүче шәһәрләр арасында беренче урынга чыккан. Икенче урында – Краснояр, анда бер бүлмәле фатир арендалау 56 процентка кыйммәтләнгән.
- Белгечләр моны Үзәк банкының төп индексының югары булуы, ипотека кредитлары азрак бирелә башлаганга, очсызрак бәягә арендалардай фатирларның кимүе белән аңлата. Шулай ук фатир хуҗаларының чыгымнары — әйтик коммуналь түләүләр дә арта, дип бәйли.
- Русиянең миллионнан артык кеше яши торган башка шәһәрләрендәге кебек үк, Казанның күчемсез милек базарында да бер дүрткел метры уртача 100 мең сумнан очсызрак торучы фатирлар калмаган.
- Шул ук вакытта ипотека алу өчен иң отышсыз шәһәрләр арасында Казан — Русиядә беренче урында, дип хәбәр ителгән иде.
- Русия хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина Русиядә яшәүче гаиләләрнең кимендә 40 проценты ипотека ала алмый, хәтта ташламалысын да, дип белдерде. Кайбер очракларда ипотека балалар тууны тоткарлап торучы фактор да булырга мөмкин, дигән иде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!