Татарстанда Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре халыкара террорчы оешманың хатын-кызлар бүлекчәсендә торуда шикләнеп берничә мөслимәне тоткарлаган. Алар бөтендөнья хәлифәте булдыру доктринасына нигезләнгән идеология тараткан һәм бүлекчәгә кешеләрне җәлеп иткән диелә. Бу хакта ФСБга сылтама белән "Новости" агентлыгы яза.
Азатлык Радиосы чыганаклары әйтүенчә, барлыгы дүрт мөслимә тоткарлаган.
Агентлык бер мөслимәнең ничек тоткарлануы турында видео да чыгарды. Анда автоматлар тоткан дүрт ФСБ хезмәткәренең шәхси йорт ишеген каерып ачып, өй эченә бәреп керүе күренә.
ФСБ белдерүенчә, тентү вакытында тыелган әдәбият, телефоннар, мәгълүмат тупланган электрон җиһазлар тартып алынган. Татарстан ФСБсы җинаять эше ачкан.
Татарстан басмалары язуынча, чәршәмбе Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә бу эш белән бәйле утырышлар булган. Мәхкәмә тикшерүнең шикләнелүчеләрне кулга алу турындагы үтенечен карады. Аларны "террорчы оешма эшчәнлеген оештыру һәм анда катнашуда" (Җинаять кодексының 205.5 маддәсе) шикләнәләр диелә.
Беренче булып мәхкәмә 39 яшьлек Ләйсән Садыйкованы кулга алу материалларын караган. Ул "Хизб-ут Тәхрир" оешмасының әгъзасы булган дип саный ФСБ.
Аннары мәхкәмә 38 яшьлек Рания Вәисованы кулга алу үтенечен карауга күчкән. Тикшерү фикеренчә, ул террорчы оешмада җитәкчеләрнең берсе булган. Аерым алганда анда тыелган оешманың агитация материаллары табылган, дип яза "Бизнес онлайн". Утырышта Вәисова качарга җыенмыйм, чөнки акчам да, чит ил паспортым да юк дип белдергән.
Өченче утырышта 37 яшьлек Алсинә Хәйруллинага чикләү чарасы бирү мөрәҗәгате каралган. "Вечерняя Казань" язуынча, хатын сәламәтлеге начар булуына зарланган, өендә 10, 6 һәм 3 яшьлек балалары көтүен белдергән. Шуларны исәпкә алып, Хәйруллина йорт сагы сораган.
Дүртенче утырышта 25 яшьлек Албина Вәлиәхмәтова эше каралды дип хәбәр итә медиа. Ул да йорт сагы сораган. Вәлиәхмәтова ялгызым ике бала тәрбиялим дигән.
"Вечерняя Казань" утырыштан хәбәр итүенчә, Албина Вәлиәхмәтова күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Тикшерүчеләр аның ире дә Җинаять кодексының 205.5 маддәсе нигезендә тоткарланып, 2018 елда хөкем ителүе турында искә төшергән. Сүз террорчы оешма эшчәнлеген оештыруда гаепләнеп 17 елга хөкем ителгән Әмир Хәкимуллин турында барырга мөмкин.
Моннан тыш, тикшерүчеләр Вәлиәхмәтованың Хизб ут-Тәхрирнең Әлмәт бүлекчәсе белән элемтәләре бар дип саный.
Нәтиҗәдә дүрт мөслимә дә 16 ноябрьгә кадәр сак астына алынды.
- Быел июльдә Татарстанда өч кешене экстремистлык оешмасы оештыруда гаепләп кулга алдылар. Тикшерү фикеренчә, 2021 елдан бүгенгә кадәр Саба һәм Теләче районнарында исемнәре аталмаган өч кеше (1984-1985 елгы затлар диелә) "Әт-Тәкфир Вәл-Хиҗра" халыкара дини берләшмәсенең бүлеген оештырган.
- Май аенда Татарстан мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителеп, инде берничә ел колониядә утыручы мөселман - Рәис Мәүлетовка яңа эш ачып, тагын берничә ел җәза өстәде.
- 2023 елда Татарстанда 58 террорчыл һәм 24 экстремистик юнәлештә җинаять эше ачылган. Бу 2022 елдан 123 һәм 9 процентка күбрәк. Экстремизм һәм террорчылык нигезендә җинаять эшләренең күпчелеге дини активистларга карата ачылган.
Белешмә: Хизб ут-Тәхрир
"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.
"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.
Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!