Бәяләр иң күбе җиләк-җимешләргә һәм яшелчәләргә арткан.
Быелның ноябрендә Татарстанда еллык инфляция көчәеп, 8,83%ка җиткән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә. Бер ай эчендә бәяләр уртача 1,41%ка үскән.
Иң күбе җиләк-җиеш һәм яшелчәләргә бәяләр арткан. Соңгы бер ай эчендә ул — 10,15%ка, 2023 елның декабреннән 14,57%ка үскән.
Азык-төлеккә бәяләр ел дәвамында 10,32%ка күтәрелгән. Шул ук вакытта азык-төлек булмаган товарларның еллык бәясе 4,85%ка үскән диелә.
Хезмәт күрсәтү өлкәсендә бәяләр исә 12,62%ка арткан. Ел дәвамында тауар бәяләре 7,49%ка күтәрелгән.
2025 елның 1 июленнән Татарстанда торак-коммуналь түләүләре 17,5-22,3 процентка артачагы билгеле булды.
- Ноябрь ахырында Русиядә айлык инфляция 1,15 процентка җитте — бу 2022 елның апреленнән иң зур күрсәткеч. Аналитиклар фикеренчә, Русиядә инфляция ел ахырына сигез процент тирәсе булырга мөмкин, ә бу исә Үзәк банк фаразларыннан шактый югарырак.
- Ноябрьнең соңгы көннәрендә Русия валюта базарында яңа рекордлар куелды: доллар 115 сумга кадәр диярлек күтәрелде, евро 120 сумнан сатылды. Хәзер бер доллар 102,9 сум тәшкил итә. Бу бәяләрнең артуына китерәчәк, диде белгечләр.
- Русия думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков финанс базарындагы вазгыять Русия банкларына каршы чикләүләр кертелүе һәм хәрби чыгымнар белән бәйле, дип белдерде.
- 21 ноябрьдә АКШ Газпромбанкка һәм тагын берничә дистә кредит оешмасына: "Дом.РФ", БКС Банк, "Центрокредит", "Кремлевский", "Финсервис", "Агророс" банкларына чикләүләр кертте. Санкцияләр исемлегенә Татарстанның "Энергобанк"ы, Чаллының "Акибанк" һәм "Камкомбанк" банклары да керде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!