Медицина белгечлеге алучылар, шул исәптән бюджетта укыганнар да хастаханәләргә эшкә бармый. Медицина оешмаларында эшләүне мәҗбүри итүче укыту програмы әзерләргә кирәк, дип белдергән матбугат очрашуында Татарстан президентының коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре идарәсе җитәкче урынбасары Рөстәм Гаязов.
"2019-2020 елларда 579 кеше белгечлек алып чыккан. Шуларның 154е эшкә урнашкан, 425е урнашмаган. Шулар арасында 262 кеше — аспирантурада, 13е — декрет ялында. Калган 150 кеше кайда? Ординатурада да шул ук хәл. Шушы ук чорда 792 кеше укып бетергән, 667се эшкә кергән, ә 125 кеше кайда?", дигән ул.
Гаязов фикеренчә, медицина белеме бирү оешмалары студентларын укытуга киткән дәүләт акчаларын кире кайтаруны мөмкин булмаслык итәргә кирәк, дип саный түрә. Бюджетта укыган медик-студентларның күбесе укып бетергәннән соң медицина өлкәсендә эшләп калмый, укыганы өчен акча гына түли, дип аңлаткан ул.
Моннан тыш Гаязов искәртүенчә, медицина белеме бирүче уку йортларына укырга кергәндә ришвәтчелек очраклары да булуын искәрткән. Казан медицина көллияте җитәкчесе акча өчен имтиханнарсыз гына бюджетка керергә булышкан очраклар ачыкланды, дигән ул һәм Казан медицина көллияте мөдире Зөһрә Хисаметдиновага ачылган җинаять эшен телгә алган. Аны бюджетка укырга керергә булышкан өчен акча алуда гаеплиләр.
"Әти-әниләре түләгән, ә алга таба студентлар әти-әниләренең кесәсеннән имтиханнар өчен түләргә мәҗбүр. Белгеч булгач ул бу акчаларны кире кайтару юлын караячак. Менә шулай тулы бер коррупцион систем башлана да инде. Ни чәчсәң, шуны урасың".
- Октябрьдә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы республикага 1,7 мең табиб җитмәвен әйткән иде.
- Иң зур кытлык терапевт, киң практикалы табибларга һәм педиаторларга сизелә. Анестезиолог-реанимотолог, патологоанатом, неонатолог кебек белгечләр дә өстәмә вазифаларны башкара, диелде.
- Федераль һәм төбәк програмнары нигезендә Татарстанга 2,5 мең белгеч эшкә җәлеп ителгән, шуларның 20% Русиянең башка төбәкләренән китертелгән.
- Моңа кадәр Казан мэры Илсур Метшин да "табиблар җитмәү безнең дә авырткан җир", дигән иде. Ул бу проблемны хәл итү өчен бөтен мөмкин чараларны да эзләргә кирәк дип искәртте.
- 2022 елның 21 сентябрендә игълан ителгән "өлешчә" мобилизация дулкыны Татарстан һәм Башкортстандагы медицина хезмәткәрләрен дә читләтеп узмады. Алар арасында үлем очраклары да бар. Мобилизациягә эләккән Чаллыдагы хосусый ашыгыч ярдәм клиникасына нигез салган балалар табибы Николай Зотов һәлак булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!