Татарстанда ришвәтчелеккә каршы көрәштә мәчетләрне куллана башлаганнар

Иллюстратив фото

Дин әһелләре ришвәт турында вәгазьләр сөйли.

Татарстанда хакимият ришвәтчелеккә каршы көрәшер өчен мәчет һәм чиркәүләрне куллана. Бу хакта бүген Татарстан президенты идарәсенең ришвәтчелеккә каршы сәясәт бүлегенең баш киңәшчесе Александр Лохотской матбугат очрашуында белдерде.

Аныңча, президент идарәсенең ришвәтчелеккә каршы бүлеге Татарстан мөфтияте һәм митрополия белән бу юнәлештә хезмәттәшлек итә.

— Мөселман дин әһелләре ришвәтчелекнең зыяны турында вәгазьләр әзерләп, мәчетләрдә җыелган халыкка җиткергән очраклар булды. Шундый ук эш митрополия белән дә алып барылды. Чиркәүләрдә руханилар, гыйбадәттән соң, кешеләргә гадел, намуслы булып, Аллаһ кануннары буенча яшәргә кирәклеген аңлата. Монда изге Коръәнгә, Инҗил һәм Библиягә таянып эш итәләр.

Бу мәчет һәм чиркәүләргә йөрүчеләр арасында профилактика үткәрергә ярдәм дип саный рәсми.

Татарстанда үткәрелгән социологик тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, һәр унынчы кеше ришвәтчелек белән очрашкан.

Татарстанда ришвәтчелек очраклары нигездә бюджет акчалары белән бәйле. Бу җинаятьләрдән килгән зыян миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин.

2024 елда Татарстанда җитәкчеләрне ришвәтчелек нигезендә кулга алулар булды. 18 апрельдә Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаев тоткарланды. Ришвәтләрнең гомуми күләме 8,6 млн сумга җиткән. Узган атнада ул тикшерү белән килешү төзеде һәм СИЗОдан йорт сагына чыгарылды.

21 майда Актаныш районының элекке башлыгы һәм Татарстан элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов та тоткарланды. Ул Актаныш районын җитәкләгән вакытта зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә.

Бүген, 20 ноябрьдә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов тоткарланды. Аны акча белән хәрәмләшүдә гаеплиләр.

Прокуратура китергән саннарга караганда, 2023 елда Татарстан икътисадына ришвәттән 3 млрд сум зыян килгән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!