Татарстанда узган ел ришвәтнең уртача күләме 263 мең сум булган булса, быел 377 мең сумга җиткән. Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек идарәсе җитәкчесе Рафаэль Усманов белдерде, дип яза "Татарстан 24".
Аның әйтүенчә, 2024 елда Татарстанда зур ришвәтләрнең саны күбәйгән.
— Мондый җинаятьләрнең күпчелеге Казанда, шулай ук Чаллыда, Яшел Үзәндә һәм Түбән Кама районында теркәлде, — дип белдергән Усманов.
2022 елда уртача ришвәт 182 мең сум булган, ике ел эчендә ике тапкырга диярлек арткан.
Ришвәт ачыкланса, гаепләнүченең акчаларын һәм милекләрен тартып алулары бар, бу гаиләне акчасыз калдырырга мөмкин, дип кисәткән җитәкче.
Рафаэль Усманов ришвәтләрнең уртача күләменә элеккеге ике районның башлыклары: Тукай районын җитәкләгән Фаил Камаев белән Актаныш районы башлыгы булган Энгель Фәттахов йогынты ясаган.
— Икесенә 45 миллион сум тирәсе — дигән Усманов.
- 2024 елда Татарстанда җитәкчеләрне ришвәтчелек нигезендә кулга алулар булды. 18 апрельдә Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаев тоткарланды. Ришвәтләрнең гомуми күләме 8,6 млн сумга җиткән. Берничә атна элек ул тикшерү белән килешү төзеде һәм СИЗОдан йорт сагына чыгарылды.
- 21 майда Актаныш районының элекке башлыгы һәм Татарстан элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов та тоткарланды. Ул Актаныш районын җитәкләгән вакытта зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә.
- 20 ноябрьдә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов тоткарланды. Аны акча белән хәрәмләшүдә гаеплиләр.
- Татарстанда хакимият ришвәтчелеккә каршы көрәшер өчен мәчет һәм чиркәүләрне куллана.
- Татарстанда үткәрелгән социологик тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, һәр унынчы кеше ришвәтчелек белән очрашкан. Татарстанда ришвәтчелек очраклары нигездә бюджет акчалары белән бәйле. Бу җинаятьләрдән килгән зыян миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!