Намзәтләр арасында бәхәсләшү дә, зур шигарләр күтәрү дә күренми
Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына 5 көн вакыт калды. 8 сентябрьдә республика халкы 100 депутат өчен тавыш бирәчәк. Алар парламентта киләсе биш ел дәвамында эшләргә тиеш булачак. Азатлык Радиосы фиркаләрнең һәм намзәтләрнең сайлауга ничек әзерләнүенә күзәтү ясады.
Быелгы сайлау алды кампаниясе беренче тапкыр сугыш вакытында уза. Илдә ирек шөрепләре ныклап борылгангамы, агитация бик тыныч бара. Намзәтләр арасында бәхәсләшү дә, зур шигарләр күтәрү дә күренми. Мәсәлән, Дәүләт шурасына 2019 елда узган сайлауда әле татар телен укыту мәсьәләләре кебек сораулар күтәрелгән иде.
Бу юлы милли мәсьәләләр ябык темага әверелгән сыман, аларны күтәрүче дә, бу проблемның барлыгы турында әйтүче дә күренми. ТВдә эш көннәрендә теледебатлар оештыру мөмкинлеге булуына карамастан, быел ул дустанә төстә атнасына бер генә тапкыр оештырыла.
Быелгы сайлауда 397 намзәт теркәлде. Бу һәр депутат кәнәфиенә дүрт кеше дәгъва кыла дигән сүз. Сайлауга биш сәяси фирка үткәрелде. Бу — "Бердәм Русия", КПРФ, ЛДПР, "Гадел Русия" һәм "Яңа кешеләр" ("Новые люди"). Шулай да соңгы 20 елда яшәп килгән гадәткә ияреп, Татарстан парламентында "Бердәм Русия" күпчелекне тәшкил итәчәге шик уятмый: моңа кадәр Шурада ике фиркадән дә күбрәк фракция төзелмәде һәм коммунистлар фракциясе гадәттә 3-6 кешесе белән чикләнде.
Парламентка кемнәр килә?
Татарстан парламентында кемнәр утырачагын гадәттәгечә "Бердәм Русия" фиркасеннән төшерелгән исемлектән карарга кирәк. Депутатларның яртысы (50 мандат) фирка исемлегеннән уза, икенче яртысы — бер мандатлы бүлгеләрдән.
"Бердәм Русия" фиркасе исемлеген парламентның хәзерге рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли. Гәрчә, бер ел элек ул Дәүләт шурасыннан китү ихтималы турында белдергән иде. Соңрак сайлауда катнашмаска "намусы кушмый" дип яңадан парламентка баруын аңлатты. Татарстан Дәүләт шурасына Украина сугышында катнашучыларның килүен күрергә була. Хакимият фиркасе исемлегендә икенче урында сугышта булган Рәсим Баксиков бар (аның турыда соңрак). Былтыр көз ихтыяри буларак сугышка киткән эшкуар һәм депутат Марат Галиев та "халык ышанычлысы" булуга дәгъва кыла. Тагын бер хәрби — Казан суворов училищесы җитәкчесе Валерий Миронченко да исемлектә тора.
Быел да парламентка берничә район башлыгы килә. Соңгы чакырылышларда башлыкларны пенсия алдыннан биш елга депутатлыкка җибәрү гадәте барлыкка килде. Бу юлы Дәүләт шурасында Лениногорски, Аксубай, Теләче районнары җитәкчеләрен күрергә булачак.
Милли кадрлардан язучы Ркаил Зәйдулла депутат кәнәфиен саклап калачак. Моннан тыш, "Әкият" курчак театры режиссеры Илгиз Зәйниев һәм Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе (элегрәк милли мәсьәләләргә бәйле вазифаларда эшләде) Ренат Вәлиуллин парламентка киләчәк. Дөнья татар конгрессы башкарма хакимияте җитәкчесе Данис Шакировның да депутат булу ихтималы бар. Ул әлегә исемлектә 45нче булып бара. Әгәр дә КПРФтан сайлауга өч кеше генә узса, яки "Бердәм Русия" исемлегеннән берәрсе төшерелсә, ул очракта Шакиров та Дәүләт шурасында утырачак. Соңгы чакырылышта депутат булып утырган Камал театры актеры Рамил Төхфәтуллин "Бердәм Русия" исемлегеннән төшеп калган.
КПРФ фиркасендә үзгәрешләр юк. Исемлек башында хәзерге депутатлар урын ала.
ТВдә: "бөек урыс теле", туган илне яклау һәм "хакимият белән халык бердәм"леге
ТНВ каналында эш көннәрендә сәгать 11дә фиркаләрнең һәм намзәтләрнең агитация материаллары күрсәтелә. Һәм бары тик атнаның бер көнендә — чәршәмбе генә теледебатлар оештырыла.
Бала чакта әтием минем белән татарча сөйләште, әмма бөек урыс телен һәм мәдәниятен хөрмәт итәргә һәм кадерләргә өйрәтте
Көн дә ТВдә яңгыраучы агитация материаллары нигездә Русиягә бәйле темаларны колачлый.
"Бердәм Русия" агитация материалларын ике телдә эшләгән.
Фәрит Мөхәммәтшин "кешеләрне тыңлау һәм ишетү" принцибы белән эшләүләрен сөйли. "Без Татарстанны һәм Русияне көчлерәк итәбез", дигән шигар күтәрә ул.
ТНВ мөдире Илшат Әминов агитациясендә татар теле һәм "бөек урыс теле"н искә ала.
"Бала чакта әтием минем белән татарча сөйләште, әмма бөек урыс телен һәм мәдәниятен хөрмәт итәргә һәм кадерләргә өйрәтте. Бүген безне күп гасырлык тарих һәм "Бердәм Русия" белән бергә киләчәк берләштерә", ди ул.
Украина сугышында катнашкан Рәсим Баксиковның агитациясе исә милитаристик рухта яңгырый. "Туган илебезне якларга да вакыт җитте. Бу безнең җир, монда безнең гаиләләр, балалар һәм киләчәк. Бердәм фронт белән чыгыш ясап без җиңәчәкбез", ди ул.
КПРФ исә фирка агитациясен генә тәкъдим иткән, аерым намзәтләр чыгышыннан торган роликлар әзерләмәгән. Коммунистлар пенсия яшен арттыруны гамәлдән чыгарырга, бушлай медицина, хезмәт хакын 35 мең сумнан башларга, бәяләрне катгый контрольдә тотарга, мәктәп һәм югары уку йортларында укуны бушлай итәргә вәгъдә итә.
"Гадел Русия" намзәтләре исә бары урыс телендә генә материаллар эшләгән. Хәрби киемнән сөйләүче намзәт Рушан Минһаҗев "безгә каршы күмәк Көнбатыш сугыша" дип әйтә. Ул депутат булса, яраланган хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә дәүләт ярдәм итәчәген, ташламалар бирәчәген вәгъдә итә.
Икенче намзәт Венера Нәгыймова гендерлык тигезлеге өчен көрәшәчәген әйтә. Аныңча, Татарстан парламентындагы 98 депутатның 15е генә хатын-кыз.
Дамир Хөснетдинов мәгарифкә игътибар итәчәген сөйли. Аныңча, Русиядә саклану һәм иминлек өчен — 10,77 трлн сум, ә мәгарифкә — 1,55 трлн сум тотыла. "Федераль бюджет структурасында мәгариф чыгымнары, саклану һәм иминлеккә караганда, 7 тапкырга азрак", ди ул. Ул БДИны ихтыяри итәргә, хезмәт хакын 200 процентка арттырырга ышандыра.
ЛДПР исә үз намзәтләре өчен видео материаллар төшереп азапланмаган. Аның урынына Татарстан телевидениесендә "Жириновский традицияләрен дәвам итәбез", дигән ролик уйный.
28 августта узган теледебатларда да Татарстанга бәйле кискен мәсьәләләр әллә ни сөйләнмәде. Эфир хакимият белән халык арасындагы мөнәсәбәткә багышланган иде.
"Гадел Русия"дән Дамир Хөснетдинов фиркаләр хакимият белән халыкны берләштерә дип саный. КПРФтан намзәт Фәдбир Сафин исә фирканең сугышны хуплавы һәм Русия басып алган җирләргә һуманитар ярдәм җибәрүе турында сөйләде. "Халык үзенең ватанын саклар өчен күтәрелде. Хакимият һәм халык бердәм. Бу бик сөендерә", диде ул.
"Яңа кешеләр" фиркасеннән Вячеслав Миллер Русиядә ачыклык булырга тиеш дип саный. Ул Русиядән эшләнгән социаль челтәрләр аша халык белән хакимиятнең ачык аралашуы булырга тиеш ди. Аныңча, бүген депутат дигән сүз дискредитацияләнгән, аны кешеләр "карак" дигән мәгънәсендә күрә.
"Бердәм Русия" фиркасеннән Сәрия Сабурская исә федераль илкүләм проектларны мактады, янәсе алар халык фикеренә таянып эшәгән. Татарстанда да социаль програмнар "Народный контроль" хезмәтендә калдырган фикерләр аша ясала, дип өстәде ул.
Баксиков: Славяннарны кайгырта һәм "Киев режимына каршы" көрәшә
Бу сайлауда "Бердәм Русия" Украина сугышында катнашкан һәм "Русия каһарманы" исемен алган Рәсим Баксиковны агитациядә актив куллана. Аның турыда 30 минутлык минифильм да төшерергә өлгергәннәр. Ул үзен урыстелле халык һәм славян дөньясы вәкиле буларак күрсәтә.
Патша Русиясе, СССР вакытында бездән курыкканнар. Хәзер алга таба куркырга тиешләр — киләчәк шуңа бәйле.
Әлеге роликта Баксиков үзенең Казакъстанда тууы турында сөйли. Аныңча, СССР таркалганда кайбер республикаларда "милләтчелек чәчәк ата башлады", дип әйтә.
"Без урыс телле халык булганга аннан качак рәвешендә китәргә туры килде", ди ул һәм Аксубай районына күченүләре турында сөйли. Аңа ул вакытта өч яшь булган.
Роликта Баксиков еш кына федераль пропаганда өслүбен кабатлый. Ул "Киев режимына каршы" сугышуын, "партнер булып күренүче элекке дошманнар" турында әйтә.
"Без аларга (партнерларга) кирәк түгел, аларга безнең җир һәм байлык кирәк. Без — урыслар, урыс теллеләр генә түгел, гомумән аларга славяннар кирәкми", ди ул үзенең Украина сугышында катнашуының әһәмиятен аңлатып..
Баксиков депутат буларак ветераннарга ярдәм итәчәген вәгъдә итә. Аныңча, Русияне көч кулланып кына саклап була.
"Патша Русиясе, СССР вакытында бездән курыкканнар. Хәзер алга таба куркырга тиешләр — киләчәк шуңа бәйле", дип сөйли ул.
Мөхәммәтшин җырлап йөри, "Яңа кешеләр" Татарстанда салым калдырырга вәгъдә итә
Фиркаләр төп агитация эшен традицион юл белән алып бара. "Бердәм Русия" районнар буенча халык белән очрашып йөри. Намзәтләр сайлаучыларның гозерен тыңлый. Хакимият фиркасе Татарстанда 70 чатыр корган. Алар халыкның гозерен тыңлап йөри.
Туган Татарстан, ЛДПР өчен тавыш бир!
Әмма гадәти булмаган чаралар да бар. Мәсәлән, Фәрит Мөхәммәтшин җырчы Айгөл Бариева белән концертта "Әле дә син бар әле дөньяда", "Мин сине шундый сагындым" җырын җырлап йөрде. Мөхәммәтшин соңгы вакытта халык күп йөри торган төрле чараларга сәфәрләрен ешайтты.
Хакимият фиркасе намзәте, "ПЖКХ" идарәче ширкәте җитәкчесе Евгений Чекашев сайлауда экология мәсьәләсен күтәргән. Гәрчә, ике ай элек кенә урман кисүгә бәйле җинаять эше нигезендә тентү узган, дип искәртә кайбер Telegram-каналлар.
ЛДПР исә Казанда ишегалларында халык белән очраша. Ә агитация вакытында "Туган Татарстан, ЛДПР өчен тавыш бир!" ("Родной Татарстан, голосуй за ЛДПР!") дигән шигарне дә куллана.
Хәзер салымнарның 75%ы федераль бюджетка күчерелә һәм бары 25%ы төбәктә кала. Бу киресенчә булырга тиеш.
КПРФ нигездә халык белән очраша, газетлар тарата, интернетта пассив эшли.
"Яңа кешеләр" исә 10 пункттан торган програм тәкъдим итте. Шуларның берсе — Татарстанда салымнарны күбрәк калдырудан гыйбарәт. "Хәзер салымнарның 75%ы федераль бюджетка күчерелә һәм бары 25%ы төбәктә кала. Бу киресенчә булырга тиеш", диелгән анда, ләкин салым реформасын ничек эшләргә җыенулары турында әйтелми һәм бу тема агитация вакытында ишетелмәде.
Халык авазы: "Депутатлар инде сайланган"
Сайлау темасына кызыксындыру уятыр өчен Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе "ВКонтакте"да "Мой Голос" дип аталган төркем булдырган. Рәсми хәбәрләрдән тыш, анда америка анимациясе каһарманнарын кулланып мемнар куелган. Әйтик, дүрт SpiderMan (Үрмәкүч-кеше) бер депутат урынына дүрт кеше дәгъва кылуы турында сөйли. Тагын GTA (Grand Theft Auto) уенын малайлар көтсә, ир-атлар — парламент сайлавын көтә, дип мем ясалган.
Шулай да "Мой Голос" моның белән үзенә зур аудитория ясый алмаган. Әлегә аның 600гә якын язылучысы бар. Шулай да кайбер постларга халык комментарлар калдырган.
Хәтта лайк та куймыйм! Җирәнгеч!
Мәсәлән, бюллетеньнәр турындагы хәбәргә Лилия Хәйруллина исемле аккаунт: "Хәтта лайк та куймыйм! Җирәнгеч!" дип язып калдырган. Ирина Матвеева исә намзәтләрне карап торудан файда юк, "барысын да безнең тавышсыз сайлаячаклар", дип язган.
Зоя Антохина исемле аккаунт исә татар кешеләрен генә депутатлыкка алалар дип зарлана. "Иң мөһиме — татар фамилияләреннән кала башкасын күрмәячәкбез. Дустанә Татарстанда башка милләтләр юк", дигән. "Мой голос" аңа җавап йөзеннән сайлауда күзәтүчеләр, камералар, җәмәгатьчелек күзәтеп тора һәм намзәтләр арасында төрле милләт фамилияләре күренә дип язган. Татьяна Баулина сайлауга ризасызлыгын белдергән: "Ялган. Алар (намзәтләр) инде сайланган, үз-үзләрен сайлыйлар, сайлау исә "галочка" өчен генә уза."
Иң мөһиме — татар фамилияләреннән кала башкасын күрмәячәкбез. Дустанә Татарстанда башка милләтләр юк.
"Инспектор Общественный" никлы аккаунт бюллетеньнәргә номер салынмавына зарлана. Аныңча, бу сайлаучы үзенең бюллетенен кайда киткәнен белә алмасын эшләнә. "Бу анонимлык һәм яшерен тавыш бирү нәрсәгә кирәк? Нәрсә бездә гражданин кемгәдер кирәк булганча тавыш бирмәсә репрессияләнә аламы?" дигән ул.
Гөлсинә Богданова бер депутатка да ышанмавын, барысы да баер өчен шунда омтыла, дип язып калдырган.
Машина һәм Iphone уйнатып сайлауга барырга өндиләр
Сайлау көнне 8 сентябрьдә 13 сәгать дәвамында "Гаилә белән сайлыйбыз" исемле телемарафон узачак, дип хәбәр итә ТНВ каналы.
Сайлауга баручылар арасында турыдан-туры эфирда 12 Iphone һәм "Лада Веста" машинасы җиңүчесе билгеләнәчәк.
- Татарстанда Дәүләт шурасы депутатларын сайлау быел 8 сентябрьдә үтәчәк. 100 депутатны биш елга сайлап куячаклар: яртысын — фирка исемлекләреннән, яртысын — бер мандатлы бүлгеләрдән. Сайлау 365 миллион сумга төшәчәк.
- Надеждин штабының ике намзәте Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына уздырылмады. Элегрәк Русия президентына намзәтлектән төшереп калдырылган Борис Надеждин да Татарстан Дәүләт шурасы сайлавында катнашырга теләвен әйткән иде, ләкин ул гариза бирмәде.
- Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан депутатлары, шул исәптән, әлеге республикалардан Русия думасына сайланган депутатлар җирле мәсьәләләргә бәйле булмаган, ләкин кеше хокукларын кыса торган канун өлгеләре һәм төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар "ят агент"ларга, ЛГБТга каршы көрәшүчеләргә һәм Украина сугышын көчәйтергә өндәүчеләргә әйләнде.
- Шул ук вакытта Татарстан да, Башкортстан да үз мәнфәгатьләрен яклый алмый. Бигрәк тә Украина сугышы башлану белән алар үз хокукларын, иң мөһиме соңгы дәүләтчелек кыйпылчыкларын югалта бара.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!