Татарстан Фәннәр академиясе елга нәтиҗә ясады: аспирантурада тел белгечләренә — кытлык, тарихчылар Русия дәүләтен куәтләүгә җигелә, ә хезмәт хаклары хакында — ләм-мим.
Татарстан Фәннәр академиясе татар тарихын бүгенге Русия сәясәтенә ярашлы итеп өйрәнүне көчәйткән. Хәзер милли тарихта татарларны "Русия дәүләтен саклауга керткән өлеше" һәм "Русия цивилизациясен булдыручылар" буларак күрсәтергә тырышалар. Бу хакта 17 декабрьдә Казанда узган Татарстан Фәннәр академиясенең еллык киңәшмәсендә сөйләштеләр.
Татарстанда, Украина сугышы башланганнан соң, фәнни хезмәтләр кимегән
Академиядә узган җыенда Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов нотыгын "тышкы сәясәттә катлаулы вазгыять саклана" дигән сүзләрдән башлады. Ул үз чыгышында нигездә Русия хакимияте куйган максатлар турында сөйләде.
Миңнеханов федераль үзәктә һуманитар юнәлешкә игътибар көчәюен дә әйтте.
Шулай да, төп күрсәткеч буларак, Татарстан Фәннәр академиясе карамагындагы институтларда эшләүче фәнни хезмәткәрләрнең дөньяда танылган фәнни журналларда басылган мәкаләләре кимүен ассызыклады ул. Һәм бу 2022 елдан — Русиянең Украинага каршы сугышы башланган елдан бирле дәвам итә.
Web of Science һәм Scopusка караган журналларда академия галимнәренең 2021 елда 177 мәкаләсе дөнья күргән булса, 2022 елда — 164, 2023 — 106, 2024 елда 123 мәкаләсе басылган. Чит ил галимнәре белән берлектә язылган хезмәтләр саны да 6 тапкырга кимегән: 2021 елда 61 басма басылган булса, 2024 елда — 10 басма. Русиядәге ВАК журналларында да Татарстаннан мәкаләләр саны соңгы ике елда кими.
"Бу тышкы сәбәпләр генә бәйле түгел", диде Рифкать Миңнеханов. Шулай да ул төп сәбәпләрне атамады. Аныңча, бу мәсьәләне һәр өч ай саен тикшереп торырга кирәк.
Академиядә галимнәр һәм фәнни хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары турында әйтелмәде. Аның каравы, галимнәргә грантлар һәм ярдәм чаралары артты, диде Миңнеханов. Академиянең барлык 11 исемле премиясеннән бүләкләү чыгымнары биш тапкырдан күбрәккә үскән. "92 мең сумнан 500 мең сумга кадәр артты", диде ул. Студентлар, магистрантлар һәм аспирантлар өчен стипендия күләме 2,6 тапкырга арткан — 2300 сумнан 6000 сумга кадәр.
"Максат — татар тарихы аша Русия цивилизациясе ачып бирү"
Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, һуманитар фәннәр өчен җавап бирүче Айнур Тимерханов сүзләренчә, 2023 елда академиягә кушылган Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Ватан хезмәтендә татарлар" дигән зур фәнни програм гамәлгә ашырыла.
Тел белгечлекләренә урыннар тулмыйча калды
— Ул татар халкының Русия дәүләте чикләрен формалаштыруга, үстерүгә һәм саклауга керткән өлешен өйрәнүгә багышланган. Бу аеруча махсус хәрби операция (Русия хакимияте Украинага каршы алып барган сугышны шулай дип атый — ред.) шартларында һәм 2025 елда Бөек ватан сугышында җиңүнең 80-еллыгын бәйрәм итү алдыннан аеруча әһәмияткә ия, — диде ул.
Быел сентябрьдә институт "Ватан хезмәтендә татарлар" дигән русиякүләм фәнни конференция үткәрде. Моның өчен 674 мең сум бүленгән иде. Бу темага багышланган яңа хезмәт тә дөнья күрде.
Шулай ук Тарих институты тарихчылары ярдәмендә эшләнгән Татарстан тарихы дәреслеген телгә алды. Моңа кадәр галимнәр дәреслек Мәскәү кушуы белән милли тарихны түгел, төбәк тарихын күрсәтеп язылды дип сөйләгәннәр иде.
Русия анексияләнгән Кырымда соңгы 10 елда кырымтатар тарихыннан 30 монография язылуы искә алынды.
Тимерханов сүзләренчә, археологлар да шул юнәлештә эшли. Археология институтында Дала Евразиясе халыклары тарихын тикшерү проекты гамәлгә ашырыла. Бу максаттан 10 еллык фәнни програм кабул ителгән.
— Ул татар һәм төрки халыкларның тарихы аша Евразия киңлекләрен формалаштыруда фундаменталь Русия цивилизациясен ачып бирүне максат итеп куя, — диде ул.
Тарихчылар Русия дәүләтен куәтләү өчен кулланылса, тел белгечләренә — кытлык. Бу аспирантура өлкәсендә чагыла. Тарих, икътисад өлкәсендә укырга керүчеләр арасында бер урынга 4 кеше дәгъва кыла. "Тел белгечлекләренә урыннар тулмыйча калды", диде ул. Моңа кадәр Айнур Тимерханов киләсе 5-8 елда һуманитар фәннәргә кадрлар җитмәскә мөмкин дип кисәткән иде.
Быел TatSoft беренче татар теле сөйләм сервисын 34 яңа илдә куллана башлаганнар
Моннан тыш, быел филология һәм тарих фәннәре өлкәсендә аспирантураны тәмамлаган 15 аспирантның 5се генә фәнни хезмәт яклаган.
Академиянең һуманитар юнәлешенә быел Татарстан дәүләт програмнары аша 47 млн сум акча бүленгән.
Татар телендә IT технологияләр турында да сүз булды. Вице-президент Айрат Хәсьянов сүзләренчә, быел TatSoft беренче татар теле сөйләм сервисын 34 яңа илдә куллана башлаганнар. Барлыгы 136 илдән 30 миллионнан артык мөрәҗәгать булган.
Аның каравы, Академия пилотсыз очкычлар системы ясый
Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова академиядә пилотсыз авиация системнары һәм аддитив технологияләр ясауда ике республика програмы эшләве турында сөйләде. Ул Татарстан министрлыклары һәм белгечләре белән тормышка ашырыла.
Пилотсыз авиация системнары өлкәсендә фәнни-җитештерү үзәге ачарга җыеналар. Аңа федераль статус бирергә телиләр. Моның өчен документлар инде тапшырылган диде ул.
— Институтларның кайбер проектлары илнең куркынычсызлыгын һәм саклану көчен тәэмин итүдә җитди потенциалга ия, — диде Әбҗәлилова.
- Исегезгә төшерәбез: 2023 елда киң җәмәгатьчелектән качып Татарстан Фәннәр академиясе президентын сайладылар. Фәнни җәмәгатьчелек белән полиция полковнигы, техник фәннәр докторы һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсы Рифкать Миңнеханов идарә итә башлады.
- Аңа кадәр Татарстан Фәннәр академиясенә 18 академик һәм 13 мөхбир-әгъза сайладылар. Олпат галимнәр арасына беренче тапкыр хакимияткә яисә аңа якын булган кешеләр керде, шул исәптән Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин академик булды. Соңрак Татарстан Фәннәр академиясе президиумына 9 министр керде.
- Галим Дамир Исхаков Татарстан Фәннәр академиясе "филләр йоклый торган урынга әйләнде" дип белдергән иде Азатлык Радиосына. Аныңча, академиядә зур үзгәрешләр көтелми, ул аңлашылмый торган социаль институтка әверелде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!