Татарстанда түләүле яңа юллар салмакчылар

Иллюстратив фото

"Торак пунктларны урап уза торган юллар салу белән бәйле шәхси тәкъдим килүен бик теләр идек. Агломерацияләр нык үсештә, бу исә хәзерге юлларга көч китерә. Кайбер шундый торак пунктлар урап уза торган юллар таләп итәчәк", дигән министр Фәрит Хәнифов.

Татарстанда түләүле яңа юллар салу ниятләнә. Бу хакта республиканың транспорт министры Фәрит Хәнәфиев әйтте, дип җиткерә РБК.

Яңа түләүле юллар эченә торак пунктлар яныннан урап уза торган юллар һәм Казаннан чыга торган юллар керәчәк. Министр әйтүенчә, Татарстандагы яңа түләүле юлларны инвесторлардан тәкъдимнәр килсә салырга мөмкиннәр.

Вознесенски тракты белән Әлки-Әлмәт юлын кулланышка керткәннән соң, якында шәхси тәкъдимнәр килергә мөмкин, дигән ул.

Хәзерге вакытта Казанның төп планында шәһәрдән Лаеш юнәлешенә һәм Дәрвишләр бистәсенә чыга торган юлларны салу каралган.

– Торак пунктларны урап уза торган юллар салу белән бәйле шәхси тәкъдим килүен бик теләр идек. Агломерацияләр нык үсештә, бу исә хәзерге юлларга көч китерә. Кайбер шундый торак пунктлар урап уза торган юллар таләп итәчәк, дигән Хәнифов.

Элегрәк Казан мэры Илсур Метшин Казанда түләүле юллар салу өчен яңа юнәлешләр карала дигән иде. Алар арасында мәсәлән Дәрившләр бистәс аша тимер юл буйлап яңа юл салу күз уңында тотыла.

26 декабрьдә Вознесенски трактының Җиңү проспектыннан алып М7 машина юлына кадәр булган икенче өлеше һәм шулай ук Әлки-Әлмәт юлы ачылган иде. Вознесенски трактында акча түләү тәртибен 11 гыйнварда ук кертәчәкләр.

Бу юл Совет районындагы Гвардейски, Гадел Кутуй урамнарында һәм өлешчә Азинога керү юлындагы вазгыятьне яхшыртыр дип ниятләнгән иде. Әмма юл ачылган беренче көнне үк анда тыгынлыклар хасил булды.

  • Быел Татарстанда юл эшләре програмы кысаларында барлыгы 83 млрд сум бүлеп бирелде, шуларның тугыз млрды федераль бюджеттан, 1,5 млрд сумы — муниципаль юл фондыннан иде, калган акчалар төбәк бюджетыннан бирелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!