Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучы хәрбиләргә өләшергә җир юк, әмма Дәүләт шурасы мөмкинлекләр эзләячәк

Иллюстратив фото

Сугышка ихтыяри булып киткән депутат Эдуард Шәрәфиев Украинага һөҗүмдә катнашкан Татарстан хәрбиләренә бушлай җир кишәрлеге бирү турында канун өлгесе әзерләп, быел октябрьдә аны республика парламентына керткән иде. 

Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучы хәрбиләргә өләшер өчен буш җирләр юк. Бу хакта республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйткән. "Җир юк. Төзергә урын юк. Казан белән Чаллыда да шул ук хәл. Бу — гади мәсьәлә түгел", дигән ул. Мөхәммәтшин шул рәвешле республика депутаты Эдуард Шәрәфиевнең сугышта катнашучыларга бушлай җир кишәрлекләре бирү турындагы тәкъдименә фикер белдергән.

Сугышка ихтыяри булып киткән депутат Эдуард Шәрәфиев Украинага һөҗүмдә катнашкан Татарстан хәрбиләренә бушлай җир кишәрлеге бирү турында канун өлгесе әзерләп, быел октябрьдә аны республика парламентына керткән иде.

Шәрәфиев аңлкатканча, 2023 елның июнь аенда Русия президенты Владимир Путин төбәк хакимиятләренә сугышта катнашып бүләкләнгән хәрбиләргә һәм Росгвардия сугышчыларына муниципаль җирләрне бушлай бирүне тәкъдим иткән. Мәскәү, Петербур һәм Русия анексияләгән Кырымдагы Акъяр (Севастополь) шәһәрләре искәрмә рәвешендә моңа кагылмый. Депутат Татарстан Путинның тәкъдимен тормышка ашырырга кирәк дип саный.

Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәләгә Яңа елдан соң әйләнеп кайтырга вәгъдә иткән. Бу мәсьәлә өстендә тулы бер эшче төркем эшләячәк, чөнки "ярдәм итәргә теләк бар", дигән ул.

Ә Татарстан хакимиятләренә Путин кушканны үтәү өчен меңнән артык һектар буш җир табарга кирәк булачак. Бу Дәүләт шурасына кергән канун өлгесеннән күренә. Дәрәҗә һәм орден алган сугышчыларга, шулай ук аларның гаиләләренә 10ар сутый бирергә тәкъдим ителә.

Хәзерге вакытта Татарстанда җир кишәрлекләрен өч һәм аннан да күбрәк баласы булган, даими рәвештә Татарстанда яшәгән гаиләләргә генә бушлай бирәләр. Күп балалы гаиләләр кишәрлекләрне еллар буе бирми йөртәләр, бирелгән җирләрдә дә инфраструктура юк дип берничә тапкыр зарланды. Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин бу мәсьәләне хәтта үз контроленә алды. Хакимиятләр шәһәр тирәсендә буш җирләр юк диярлек, дип белдерә. Әмма депутат Эдуард Шәрәфиев "җир җитәчәк", дип белдергән иде.

Татарстаннан Украинадагы сугышта катнашучылар исә үзләре өчен аерым бистәләр төзүне дә сорый. Янәсе, алар сугышта вакытта "дуслашып өлгергәннәр".

  • Сугышта катнашучыларга бушлай җир кишәрлекләрен Башкортстан белән аннексияләнгән Кырымда инде күптән өләшәләр. Башкортстанда бу хактагы канунны республика парламенты 2023 елның ноябрендә кабул итте.
  • 2022 елның декабрендә аннексияләнгән Кырымда Украинага каршы сугышта катнашучыларгы бушлай җир кишәрлекләре бирү турында канун кабул иттеләр. 2023 елның апрель башында исә, Кырымның Русиягә буйсынучы хакимиятләре Украинага каршы сугышта катнашканнарга җир бирү турында фәрманнар өләшә башлады.
  • Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов әйтүенчә, бушлай җир "махсус хәрби операция"дә катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, сугышта яраланып, контузияләнеп яки авырып инвалид калучыларга; сугышта һәлак булганнарның яки инвалид калганнарның гаиләләренә биреләчәк.
  • Шул ук вакытта Аксенов әйтүенчә, быел 24 февральгә кадәр бу кешеләрнең яшәү урыны Кырымда теркәлгән булу мәҗбүри.
  • Әмма Крым.Реалии түрәләрнең бу сүзләренә шикләнеп карый. "Биргән вәгъдәне үтәү өчен җир кирәк, ә Кырымда ул - юк", дип яза басма. Һәм мисал буларак Кырымның Сак һәм Черноморски районнарын китерә.
  • "Кырым хакимиятләренең шәхси торак төзү өчен биргән җирләре бу эш өчен яраклымы дигән сорау да бар. Кырымның Сак һәм Черноморски районнары яшәү өчен уңайлы түгел: агачсыз-куаксыз иксез-чиксез далалар, ташлы туфрак, җәен көйдерерлек эссе, кышын үзәк өзгеч суык җилләр, ә иң мөһиме - цивилизация юк. Торак пунктларга якын урыннарда кирәкле күләмдә җир кишәрлекләре табулары да икеле. Димәк, җирләрне кешеләр яши торган урыннан еракта өләшәчәкләр. Димәк берничә километр радиуста хастаханә дә, мәктәп тә, балалар бакчалары да, кибетләр дә булмаячак. Ләкин иң зур проблем- су һәм канализация челтәрләренең булмавы. Кырымның көнбатыш өлешендә эчәргә яраклы су чыганаклары юк. Җирле скважиналарның суы тозлырак һәм каты, ә магистраль челтәрләрне ерактан сузып, кишәрлекләргә торбалар җибәрү - катлаулы да, озак та, кыйммәт тә", дип искәртә басма. Түрәләр өчен җир табу чын баш авыртуы, диелә язмада.
  • Украина юристлары кырымнарны кисәтә: ярымутрау баскынлыктан азат ителгәч, Русия хакимияте канунсыз бүлеп биргән теләсә нинди җир кишәрлекләре кире тартып алыначак, ә аларның хуҗаларын Украина хакимиятләре хөкем итәргә дә бик мөмкин, ди алар.
  • Шул ук вакытта Думада Украинадан басып алынган җирләрне сугышта катнашкан русияләргә өләшергә тәкъдим итәләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!