Татарстанда урыс теленнән бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) уртача нәтиҗәсе 67,3 баллны тәшкил иткән. Бу узган уку елыннан 4,7 баллга кимрәк. Әлеге саннарны бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.
Министр нәтиҗәләрнең төшү сәбәпләрен атамады. Шул ук вакытта ул Татарстандагы күрсәткечләр Русия нәтиҗәләреннән 3 баллга югарырак дип искәртте. Агымдагы уку елында урыс теле имтиханын 32 укучы тапшыра алмаган. Бу узган елдан өч тапкырга диярлек күбрәк. Кабат имтихан бирүчеләрнең 7се сынауны үтә алмаган.
Иң начар нәтиҗәләрне Әлки, Казанның Киров районы, Спас, Чүпрәле һәм Яңа Чишмә районнары күрсәткән.
Өч ел рәттән Татарстанда урыс теленнән имтихан нәтиҗәләре кими. 2021 елда уртача күрсәткеч 74,7 балл, 2022 — 72,8, 2023 — 72 балл тәшкил иткән. Бу соңгы ун елдагы иң начар нәтиҗә санала. Мисал өчен, быелгыдан түбәнрәк күрсәткеч 2014 елда теркәлгән. Ул вакытта уртача күрсәткеч 65,8 бал булган.
Бу уку елында 11 сыйныфны тәмамлаган 7 укучы татар теленнән бердәм республика имтиханы тапшырды. Аларның нәтиҗәләре аталмады.
9 сыйныфлар арасында туган телдән төп дәүләт имтиханын 4051 бала сайлады, шуларның 3859 – татар теленнән. Узган ел белән чагыштырганда бу 1497 балага артык. Аларның уртача нәтиҗәләре 4,5 билгесен тәшкил иткән. Бу узган елдан 0,1 билгесенә югарырак.
- 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң, прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Ул вакытта урыс телен укытуга зыян килүгә ишарә ясалды. Шул ук елны мәктәпләрдә татар теле дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
- Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналары федераль үзәккә урыс телен җитәрлек укытмауга зарланып даими хатлар язды.
- Нәтиҗәдә, 2017 елдан мәктәпләрдә татар теле дәресләре нык кимеде, урыс теле сәгатьләре нык артты. Ул дәүләт теле булудан тыш туган тел буларак та укытыла башлады.
- 2017 елда Татарстанда тел кризисы вакытында урыс теленнән БДИның уртача нәтиҗәләре 72,2 балл тәшкил иткән. Шул чордан күрсәткечләр 4,9 баллга төшкән дигән сүз.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!