Татарстанда 2025 елның 8 көнендә 332 җинаять кылынган. Бу хакта бүген Татарстан эчке эшләр министрлыгының полиция җитәкчесе урынбасары Александр Мищихин хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.
"Әгәр дә сүз спиртлы эчемлекләр куллану турында барса, безнең көнкүреш өлкәсендә җинаятьләр саны арту бар", диде ул.
Аның сүзләренчә, җинаятьләрнең өчтән бере IT тармакка туры килә.
Моннан тыш, бәйрәмнәр вакытында 90 янгын чыккан, анда 1 кешенең гомере өзелгән һәм 5 кеше җәрәхәтләнгән.
Татарстанда ачык һавада узган бәйрәм чараларында катнашучылар саны арткан — барлыгы 875 мең кеше булган. Казан мэриясенең мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сүзләренчә, узган ел катнашучылар саны 500 мең булган. Быел Казан Кирмәнендә генә 275 мең кеше килгән. Яңа ел төнен "Казан" гаилә үзәге һәм "Черек күл" шугалагында 40 мең кеше каршы алган.
Моңа кадәр рәсмиләр "Казан" гаилә үзәге мәйданындагы Яңа ел бизәлеше хакы 21 процентка арттырды. Соңгы ике елда Казан хакимияте Яңа ел төнендә салют оештырудан баш тартып килә.
Татарстан шәһәрләрендә Яңа ел рухын Азатлык Радиосы әзерләгән фотогалереядән карарга була.
Татарстан һәм Башкортстанда Яңа ел тамашаларына күзәтү ясадык. Быел Казан, Чаллыда татар телендә, Уфада өлешчә башкортча тамаша карарга мөмкин иде, ә менә Әлмәт, Түбән Кама, Оренбурдагы татар театрларында бары урысча гына күңел ачып булды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!