Татарстаннан Украина сугышына 22 имам һәм мөфтият хезмәткәре барып кайткан, дип хәбәр итте мөфти Камил Сәмигуллин Диния нәзарәтенең пленум утырышында.
"4 имам бүген дә анда хезмәт итә", дигән ул. Имамнарны гадәттә сугышның алгы сызыгына һәм һоспиталләргә җибәргәннәр. Бу "солдатларны рухландыру һәм куәтен арттыру өчен" эшләнә дип аңлаткан мөфти.
2024 елда Татарстан мөфтияте рәсми сәфәр белән Русиянең Украинага каршы сугышына биш тапкыр барган. 2022 елдан 10 тонна йөк илтеп тапшырганнар, 3 мотоцикл, 4 автомобиль, 40 комплект хәрби кием әзерләп җибәргәннәр, 165 мең данә дога китабы бастырган.
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Русия мөфтиләре, шул исәптән Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Путин сугышын яклап чыкты.
Быел Татарстан мөфтиятенең Русия баскынлыгындагы җирләргә сәфәрен ешайтты. Мөфти Камил Сәмигуллин Татарстанда Донбасстан татарларны укытып кире шунда җибәрергә тәкъдим итте. Шулай ук Сәмигуллин Украинадагы сугышта катнашучылар "шәһит була" диде.
Сәясәт белгече Руслан Айсин Русиянең идеологик басымы Татарстан аша алып барыла дип саный. Мөфтиятнең сәфәрләрне ешайтуы шуның белән аңлатыла.
Ислам белгече, Коръән-хафиз (Коръәнне яттан белүче) һәм Львов шәһәрендәге Кырымтатар мәдәни үзәге башлыгы Ислам Тохлу Русия хәрбиләре өчен бу сугыш — җинаять кылу диде.
Сугыш башланганнан бирле Украина ягында мөселманнар кулына корал алып үз ватанын саклый. Алар арасында Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев ихтыяри булып үз иленең гаскәренә кушылды. Ул берничә тапкыр Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды. Ул мобилизациядән качарга, йә әсир төшәргә тәкъдим итте. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның Украинаның басып алынган җирләренә килүен шәригать һәм халыкара нормаларга да сыймый дип Азатлык Радиосына сөйләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!