Telegram интерфейсы башкорт теленә тәрҗемә ителде

Тәрҗемә итүдә барлыгы 15ләп кеше катнашкан. Бу кешеләр арасында Русиянең төрле төбәкләреннән мәктәп укучылары да, пенсионерлар да булган.

Telegram мессенджеры интерфейсын хәзер башкорт телендә кулланып була. Бу хакта "Аспекты" басмасына Telegram-ны башкорт теленә тәрҗемә итү проекты волонтерларының берсе – Мансур Мәүлетов сөйләгән. Бу проектны алар дүрт ай элек башлганнар.

— Telegram-ны башкорт теленә төрле вакытларда берничә тапкыр тәрҗемә итеп карадылар, тик бу омтылышлар бик иртә туктап калды. Безнең төркемгә килгәндә, тәрҗемә итүдә барлыгы 15ләп кеше катнашты. Арабызда Русиянең төрле төбәкләреннән мәктәп укучылары да, пенсионерлар да бар, — дип сөйләде ул.

Мәүлетов сүзләренчә, тәрҗемәләрнең тулы җыелмасында 40 меңләп сүз бар.

— Көненә йөзәр җөмлә тәрҗемә итсәк тә, бу эшкә елдан артык вакыт китәчәген һәм катнашучыларның арыячагын аңладык. Шуңа күрә без технологияләр казанышларын кулланырга булдык. Без төзегән төп терминнар сүзлеге ярдәмендә сүзләр тәрҗемәсен автоматлаштыра алдык, бу көн дә Телеграмны башкортча кулланырга мөмкинлек бирде, — дигән ул.

Волонтер Telegram-ны интерфейс элементлары барысы да башкорт телендә генә булырдай итеп көйләү өчен сылтама аша узарга кирәк, дип аңлаткан.

— Безнең башкорт теле Telegram-да рәсми хуплана торган тел булуын бик теләр идек, әмма әлегә мессенджер җитәкчелегенә чыгу омтылышларыбыз уңышлы булмады, — дип сөйләгән Мансур Мәүлетов.

  • Быел сентябрьдә Һәвәскәр тәрҗемәче ярдәмендә Telegram интерфейсы татарчага тәрҗемә ителгән иде. Инженер Илгиз Җиһангировның мессенджерны тәрҗемә итүе бер елга сузылган. Бу эштә ул Татарстан фәннәр академиясенең TatSoft хезмәтен, татар теле сүзлекләрен кулланган. Шулай ук тәрҗемәнең бер өлешен ясалма фәһем ярдәмендә эшләгән.
  • Шул ук вакытта бүген Telegram-ның көйләүдәге рәсми телләр арасында татар теле юк. Мессенджерны әлегә сылтама аша гына татарчалаштырып була.
  • Моңа кадәр Татарстан Фәннәр академиясе "Яндекс" ширкәте белән ширкәтнең хезмәтләренә татар телен кертү өчен көчләрен берләштерәчәге билгеле булды.
  • Быел июнь азагында гына Google Translate хезмәте үз базасына яңа 110 тел өстәде. Алар арасында башкорт һәм чуаш телләре дә бар. Бу яңалыкны тел активистлары зур вакыйга дип бәяли, бу телләр үсешенә уңай йогынты ясар дип көтә.
  • Русиядә киң таралган Яндекс хезмәте дә милли телләргә караган зур яңалык игълан итте: ул үзенең тәрҗемә хезмәтенә Русиянең 20дән артык телен өстәячәк. Кайбер милли телләр өчен сөйләмне тану һәм сөйләм синтезы кебек нейрочелтәр технологияләре дә өстәләчәк. Беренче чиратта, бу татар теле өчен башкарылачак диелә.
  • Татар, башкорт, чуаш кебек телләр Яндекс тәрҗемәчедә күптәннән бар. Яндекс системында алар Google-га кадәр үк барлыкка килде. Мәсәлән, татар теле Яндекс.Тәрҗемәчегә 2015 елда өстәлгән иде.
  • 2024 ел башында гына татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә торган хезмәт эшли башлады. Бу эшне Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты башкарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!