22 март кичендә "Крокус Сити Холл"да булган теракттан соң Русиянең куәт органнары террорчылыкка каршы көрәшнең яңа сәхифәсен ачты. Хәзер ысуллар башка — башка түгел, шундый ук, әмма кыйнау һәм җәзалау инде яшерелми. Бу эш ачыктан-ачык башкарыла.
Your browser doesn’t support HTML5
Сугыш вакытында яшибез. Евгений Пригожин кувалдасы барлыкка килде. Без кешене зур чүкеч белән җәзалап үтерелгәнен күрдек. Мәхкәмә булмыйча үлем җәзасын ничек булуын күрдек — моны барысы да йотты.
Шикләнүчеләр кулга алынгач, бөтен дөнья аларның каты җәзалаулар аша узганын күрде. Тоткарланган беренче дүрт кеше мәхкәмәгә китерелде: берсенең колагы бәйләнгән, икенчесенең аңсыз булуы һәм күзе агып төшүе күренде, өченчесенең муенында полиэтилен пакет калдыклары иде. Тагын бер таралган фотодан тотылган кешенең электр ток белән җәзалануы аңлашыла.
ФСБның шикләнүчеләрне кыйнавы, җәзалавы яңалык түгел. Путинның террорчыларны кирәк икән "бәдрәфләрдә манчыйбыз" дигән танылган сүзләрен барысы да белә һәм шуңа нигезләнеп эш ителде дә. Әмма моңа кадәр җәзалауларны бөтененсенә дә ачыктан-ачык күрсәтү дә, бу гамәл өчен мактау сүзләрен әйтүләр дә юк иде. Моңа кадәр бөтен дөнья бары тик террорчыларның кешеләрне атып үтергәнен, кулларны чапкан куркыныч кадрларны күрсә — хәзер бу рольне Русиянең куәт структуралары башкара. Инде куәт структураларының эш ысулларын яшерү мәгънәсе калмады дигән фикер белән эш ителә башлады. "Оялып тору" чиге узылды. Дәүләт медиасы да моны була торган хәл итеп күрсәтергә тырыша — куркыныч җинаятьчеләр тотылды, аларга күрсәтелгән көч табигый, имеш.
"Русь сидящая" хокук яклау оешмасы башлыгы Ольга Романова төрмәләрдә җәзалаулар турында мәгълүмат чыкса, аңа хакимият игътибар итә иде, ди. Мәсәлән, Сарытаудагы төрмәдә җәзалауларның системга салынуы турында мәгълүмат чыккач, ФСИН (Җәзаларны үтәү буенча федераль идарә) башлыгы Александр Калашников вазифасыннан алынды дип искә төшерә ул.
— Хәзер исә яңа этап. Сугыш вакытында яшибез. Евгений Пригожин кувалдасы барлыкка килде. Без кешене зур чүкеч белән җәзалап үтерелгәнен күрдек. Мәхкәмә булмыйча үлем җәзасын ничек булуын күрдек — моны барысы да йотты. Моннан тыш без сугышта җиргә казылган чокырлар турында да беләбез, анда гаепләре булган солдатларны утырталар. Шулай ук мәхкәмәсез. Пригожинны кемдер кулыннан суктымы? Юк, — ди Романова.
Кеше хокуклары буенча вәкил Татьяна Москалькова терактта шикләнүчеләрнең җәзалау эзләре турында сүз катты, әмма аның сүзләренә колак салучы булмады. Мәхкәмәгә шикләнүчеләрне үтермичә алып килгәннәр икән, анысына да рәхмәт дигәндәй эш ителде.
"Бу — террорчылык сәясәте"
Сәясәтче Дмитрий Гудков җәзалау видеоларының ни өчен халыкка таралуын аңлатты. Бу махсус эшләнә, диде ул, чөнки Русия куркыту терроры юлына басты.
Бу һәр кешегә кисәтү булды. Без теләсә нишли алабыз дигәнне аңлату һәм аңга сеңдерү.
— Бу ФСБларның бөтен әйбергә дә ачык юл булуын күрсәтә, теләсә нәрсә эшли алуларын аңлата: нишләсәк тә, безгә берни булмаячак, белеп торыгыз дигән ишарә. Әле биш ел элек алар моны башкарырга оялырлар иде, мөгаен. Ә хәзер нәрсәдән ояласы? Русиядә моны тәнкыйтьли алган бер генә медиа калмады, каршы төшүче хокук яклаучылар да, бу хәлләрне мәхкәмәгә җиткереп, җәзалаучыларны төрмәгә утыртуга кадәр җиткерә алган бернинди башка сәяси көч юк, — ди ул. — Бу һәр кешегә кисәтү булды. Без теләсә нишли алабыз дигәнне аңлату һәм аңга сеңдерү. Кеше моны күрә һәм аңлый, ул ниндидер каршылык акцияләрендә катнашса, аны да нәкъ шул хәл — киселгән колаклар, электр тогы белән җәзалау көтә. Бу — террорчылык сәясәте. Куркыту, өркетү сәясәтендә ысулларны уйлап тормыйлар.
Кайсы татарлар кыйналды, җәзаланды?
Бу — террорчылык сәясәте. Куркыту, өркетү сәясәтендә ысулларны уйлап тормыйлар.
Җәзалаулар элек тә бар иде, бу тәҗрибә киң кулланылды, әмма ул яшерелде, мондый очракларның медиага үтеп керүе сирәк булды. Әмма барыбер чыга иде. Азатлык Радиосы ФСБ кулларына эләккән мөселманнар турында даими рәвештә язды. Аларның җәзаланганнары, кыйналганнары хакында мәгълүмат таратты. Әмма башка медиалар ул вакытта моңа күз йомды, моны әллә ни яктыртмады.
ФСБ аларны ничек газаплады соң? Искә төшереп китик.
Татарстан
2013 елда Татарстанда шартлаткычлар табылу, Түбән Камада ракетлар җибәрү һәм чиркәүләр яну турындагы мәгълүматлардан соң, кабат мөселманнарны тоткарлаулар башланган иде.
Чистайдан мөселман Рушан Хөснетдиновны кулга алдылар. Ул бар гаепне үзенә алуны һәм кардәшләренә каршы шаһитлык итүне таләп итеп башта Алексеевскида, аннары Түбән Камада газаплаганнарын сөйләгән иде.
Аңымны югалтып егылгач, нашатыр спирты алып килеп аңга китереп чишендереп өстәлгә яткырдылар. Көчлибез дип куркыттылар.
— Алексеевскидагы бер бүлмәгә алып кереп нигездә башны кыйнадылар, будылар. Аңымны югалтып егылгач, нашатыр спирты алып килеп аңга китереп чишендереп өстәлгә яткырдылар. Көчлибез дип куркыттылар. Алар бар гаепне үз өстемә алуымны таләп иттеләр. Мин каршы килгәч кыйнауны дәвам иттеләр. Бу газаплаулар ике сәгать ярым барды. Аннары, бернигә ирешә алмагач, инде изоляторга төшереп җибәрделәр.
Аннары Түбән Камага алып киттеләр.
Анда башка пакет кидереп будылар. Пакет ертылгач, противогаз кидереп буа башладылар. Куллар — богауда. Егылганчы тоталар. Аннары сораулар бирәләр дә — җавап канәгатьләндермәсә — яңадан башлыйлар. Диварга бастырып кыйнадылар. Башыма, аркама типкәләделәр. Алар тәндә күгәрү урыннары калмасын өчен белеп суга, әмма ул шулкадәр каты авырта. Искә аласы да килми. Бармак араларына карандаш тыгып кулларны кысыпмы-кыстылар. Биткә бик каты суктылар. Тәүлек буе битем янып йөрде. Рухы көчле булмаган кеше анда барысын да эшләргә риза булачак. Бу вакыттагы кичерүләрне сөйләп бетерерлек кенә түгел. Хәтта хатынымны алып килеп синең каршыңда мыскыллаячакбыз дип тә куркыттылар.
БУ ТЕМАГА: Татарстанда "чиркәү яндыручылар" мәхкәмә каршына бастыБашка пакет кидереп будылар. Пакет ертылгач, противогаз кидереп буа башладылар. Куллар — богауда. Егылганчы тоталар.
Рафаил Зәрипов 2013 елда Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарында чиркәүне яндыруда шикләнелеп тоткарланды. Адвокат аны полиция бүлегендә аңсыз рәвештә яткан килеш таба.
Егет хәлсез рәвештә, идәндә яткан була. Хәрәкәтләнә алмый, үз көче белән ятакка да ята алмаган. Тәне гематомалар белән капланган, умыртка сөягенә, җенси әгъзаларына зыян килгән, сидек куыгы шартлаган. Сигәндә кан сия — бөерләренә зарар тигән. Адвокат ашыгыч ярдәм чакырта. Аны кыйнаганнар, җәзалаганнар иде...
Кырым
2017 елда Кырымда кулга алынган дүрт бала әтисе, кырымтатар Ренат Параламов ФСБ аны җенси урыннарына скотч белән тимер чыбыклар бәйләп электр белән җәзалаганнарын сөйләде.
Сигәндә кан сия — бөерләренә зарар тигән
— Мине тоткарлаганнан соң башыма капчык кидереп, кулларымны тимер богаулар белән богаулап алып киттеләр. Акмәчеткә китергәннән соң тимер богауларны чыгарып кулларымны скотч белән бәйләп кыйный башладылар. Каты кыйнадылар. Чалбарларымны төшереп җенси урыннарыма электр чыбыкларны скотч белән ябыштырып ток җибәрә башладылар. Моннан соң мин аңымны югалттым.
Өстемә су түккәннән соң аңыма килдем, ләкин өч сәгать авызым ябылмый торды. Табибларны чакырдылар — алар миңа өч укол ясады. Аннары башыма янә капчык кидерделәр, башымны каеш белән кыса башладылар. Аннары тагын өч электр чыбыгын скотч белән ябыштырдылар, ток җибәрә башладылар, мин моңа чыдый алмыйча кычкырып җибәрдәм. Алар авызыма нәрсәдер тыгып кычкырырга мөмкинлек бирмәделәр. Әйләндереп яткырдылар, арт ягыма ниндидер желе шикелле әйбер түгелгәнен сиздем. Әгәр дә син безнең белән хезмәттәшлек итмәсәң без сине кыйныйбыз, диделәр. Шуннан соң ниндидер протоколларны имзаларга мәҗбүр иттеләр.
Башкортстан
2018 елда Башкортстанда террор оешмасында катнашуда гаепләп сак астына алынган 13 кешегә карата азаплаулар куллану турында аларның аналары һәм хатыннары белдерде. Бу хакта алар Путинга хат та язды.
Бөре һәм Агыйдел шәһәрләрендәге тикшерү изоляторларында улларыбыз һәм ирләребез физик һәм рухи басымга, шул исәптән кыйнауларга дучар. Алар анда ачлык та игълан итте.
"Бөре һәм Агыйдел шәһәрләрендәге тикшерү изоляторларында улларыбыз һәм ирләребез физик һәм рухи басымга, шул исәптән кыйнауларга дучар. Алар анда ачлык та игълан итте", диелгән иде хатта. Бу аналар һәм хатыннар хокук яклаучы Бахром Хамроевка ирләрен һәм улларын электр тогы белән җәзалаганнарын сөйләгәннәр.
Мөселманнарны яклау белән шөгыльләнүче "Мөселманнар проблемнарын тикшеренү үзәге" башлыгы Рөстәм Латыйповны тикшерү изоляторында газаплаганнарын аның адвокаты сөйләгән иде. Бу 2015 ел иде.
"Без аның белән очрашканда инде хәле ярыйсы иде, әмма ул үзен газаплауларын сөйләде һәм электрошокер белән җәзалаган урынны күрсәтте. Аның тәнендә хач кебек эзләр бар иде һәм ул бары тик электрошокер куллану нәтиҗәсендә генә кала.
Табиб аның янына үтә алмый, үзен чыгармыйлар, әлбәттә, аны бу җәзалау эзләрен беркем рәсми беркетә алмый", дип тасвирлаган иде Латыйповның хәлен Нияз Мансуров.
БУ ТЕМАГА: "Безнең балалар террорчы түгел"
Төмән
Арт юлына билгесез сыеклык агызганнар һәм көчләү белән янаганнар
Русиядә террорчыл дип танылган һәм тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлеге белән бәйле рәвештә 2019 елда тоткарланган Фәррух Мәхкәмовның хатыны ирен Төмәндә тикшерү изоляторында газаплаулары турында сөйләгән иде.
Аның хатыны Җәмилә әйтүенчә, Фәррухның тәнендәге газаплау эзләрен аның янына СИЗОга килгән адвокаты күреп алган. Адвокат сөйләгәнчә, тоткынны кыйнаганнар, электр тогы белән газаплаганнар, арт юлына билгесез сыеклык агызганнар һәм көчләү белән янаганнар.
Адвокат сүзләренчә, куәт оешмалары хезмәткәрләре шул ысуллар белән Мәхкәмовтан икенче бер шикләнелүче – Марат Сәйбатталовны "Хизб ут-Тәхрир"нең җирле бүлеген оештыручы дип тануына ирешергә теләгәннәр.
БУ ТЕМАГА: "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә шикләнелүченең хатыны ирен төрмәдә азаплаулары турында белдерде
Мәскәү
2019 елда тоткарланган галим Азат Мифтахов полиция тарафыннан җәзалануы турында белдергән иде. Адвокат Светлана Сидоркинага Азат аны җәзалаганнарын сөйләгән: күкрәгендә шөреп боргычтан эзләр калганын адвокат та күргән иде; гаепне танымаса, арт ягына боргыч кертү белән янаганнар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!