Мәхкәмәдә түрә сәламәтлеге начараюы сәбәпле үзен йорт сагына утыртуны сораган, әмма тикшерү аны сак астына алуны таләп иткән. Ильясов бронхиаль бума чиреннән (астма) интегә. Үзе әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре аны тоткарлагач, өянәге башланган, әмма өеннән дарулар алып чыгарга рөхсәт итмәгәннәр һәм ул хастаханәгә эләккән.
Татарстанның Чаллы шәһәре мәхкәмәсе Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясовны 2025 елның 20 гыйнварына чаклы тикшерү изоляторына җибәргән. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.
Мәхкәмәдә түрә сәламәтлеге начараюы сәбәпле үзен йорт сагына утыртуны сораган, әмма тикшерү аны сак астына алуны таләп иткән.
Адвокаты Руслан Әшрәфуллин Ильясовның инвалидлыгы бар - бронхиаль бума чиреннән (астма) интегә дигән. Шулай ук 16 һәм 11 яшьлек ике баласын тәрбияләве әйтелгән. Бер баласының йөрәге белән проблемнары бар, ул кардиологта күзәтү уза дип аңлаткан адвокат. Шулай ук мәхкәмәгә Ильясовның эш урыныннан уңай бәяләмә китергәннәр.
Тикшерүче Рөстәм Ильясовның тоткарлаган чакта каршылык күрсәтүен әйткән. Аны 7 декабрь көнне иртәнге сигезенче яртыда тоткарлаганнар.
"Беркая да качарга теләмәдем. Хезмәткәрләр тоткарлады да, өянәгем башланды. Полиция хезмәткәрләреннән өйдән даруны алырга рөхсәт итүләрен сорадым. Рөхсәт итмәделәр. Шуның аркасында өянәгем башланды, БСМП хастаханәсенә эләктем. Тикшерүчеләр язган рапорт дөреслеккә туры килми. Сәламәтлегем начарайды, йорт сагына җибәрүегезне сорыйм", дип сөйләгән Ильясов.
Рөстәм Ильясов 20 ноябрьдә бер тоткарланган иде. Ул вакытта да Ильясовның тоткарлануы Мөслим районында чагындагы эшләре белән бәйле иде. Биредә ул 2018-2022 елларда башкарма комитет башлыгы урынбасары булды.
Тикшерү комитеты фаразынча, түрә Сабантуй оештыру өчен җаваплы булган. Мәйданда үз сәүдә нокталарын куярга теләгән җирле эшкуарлардан моның өчен зур булмаган акчалар алган. Бу акчаларны исә үз кесәсенә җыйган, диелгән иде җинаять эшен ачу турындагы карарда. Суммасы 40 мең сумнан артыграк дип күрсәтелде.
Җинаять эше материалларында 2018, 2019 һәм 2021 елгы өч Сабантуй телгә алынган. Ильясовны хезмәт вәкаләтәрен кулланып акча белән хәрәмләшүдә шикләнделәр. Ләкин 48 сәгать тоткарланып торудан соң бернинди дә чикләү чарасы бирми чыгарып җибәрделәр.
- Ильясов Чаллыда туган, аңа 40 яшь. 2010 елда Социаль һәм һуманитар белемнәр институтын бетергән. Хезмәт юлын 2003 елда Мөслим үзәк район хастаханәсендә икътисадчы булып эшләүдән башлый. 2004 елда Мөслимдәге торак коммуналь хуҗалык оешмасында бүлек җитәкчесе була. 2010 елда "Мөслим инженерия челтәрләре" оешмасында финанс-икътисад бүлекчәсен җитәкли.
- 2014 елда Мөслим районы башкарма комитетына территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе итеп куела. 2015 елда Мөслим районының "Хуҗалык тәэмин итү" оешмасын җитәкли башлый. 2016-2017 елларда, район башлыгы әле Фаил Камаев булган чакта ул Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе була. Камаевка карата да ришвәтчелек турында җинаять эше ачылган, узган атнада ул тикшерү белән килешү төзеде һәм СИЗОдан йорт сагына чыгарылды. Түрә белдерелгән гаепләүдә гаебен тулысынча таныган һәм үзенең җинаять эше белән бәйле булмаган яңа җинаять эшләренә кагылышлы тулы күрсәтмәләр биргән иде.
- 2018 елда Ильясов кабат Мөслим районы башкарма комитетына беренче урынбасар булып кайта. Әмма 2022 елда кабат Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына алына. Ильясов өйләнгән, өч баласы бар.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!