26 августта "Яңа Гасыр" (ТНВ) телерадиоширкәтенең эшли башлаганына 15 ел тула. Канал эшли башлагач та, татар җәмәгатьчелеге аңа зур өметләр баглады, күп кенә татарлар ТНВ милләтнең бәйсез каналы, чын милли телевидениесе булыр дип уйлады.
Чынлыкта исә каналга бирелгән лицензия нигезендә ТНВ татарча да урысча да сөйләргә мәҗбүр була. Канал җитәкчелеге бу вазгыятьне "телләр нисбәтен һәрвакыт сакларга тырышабыз, эфир вакытының 50%ы татарча" дип тигезлек турында тәкрарлап килә.
Канал эшли башлагач та, татарлар күпләп яшәгән Русия төбәкләрендә ТНВны карарга мөмкинлек биргән иярчен тәлинкәләр таратылды. Тора-бара каналны кабельле операторлар да күрсәтә башлады. Сүз уңаеннан, Башкортстанда Мортаза Рәхимов президент булган вакытта ТНВны карау проблемнары бар иде. Хакимият басымы нәтиҗәсендә кабель операторлары Татарстан каналын күрсәтүдән курыкты. Иярчен тәлинкәләр күпләп барлыкка килә башлагач, Башкортстан татарлары да татар каналын карауга иреште.
15 елда каналның "Яңа Гасыр" дигән татарча атамасы халык теленә керде дип әйтеп булмый. Татар телле тамашачы каналны барыбер ТНВ дип йөртә. Бу "Телерадиокомпания Новый Век" дигәнне аңлата.
2016 елның сентябрендә change.org сәхифәсендә ТНВ эшен яңача оештыруны таләп иткән мөрәҗәгатькә имза җыю оештырылды. Халык канал эшчәнлегенә, тапшырулар сыйфатына ризасызлыгын белдерде. Татарстан җитәкчелеге "без ТНВ эшчәнлегеннән канәгать" дип белдерде.
Азатлык ТНВның 15-еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, ширкәткә бәйле 15 иң күренекле вакыйганы барлый. Аларны хронологик тәртиптә бирергә тырыштык.
1. "ЯҢА ГАСЫР"ДА АЗАТЛЫК РАДИОСЫ
2002 елдан алып 2006 елга кадәр ТНВ телерадиоширкәтенә кергән "Яңа Гасыр" радиосы (хәзер аның атамасы – "Болгар" радиосы) Азатлык радиосы тапшыруларын көн саен трансляцияләде. 2006 елда Азатлык белән ТНВ арасында булган килешү ТНВ җитәкчелеге тарафыннан туктатылды. Азатлык тапшыруларын "Яңа Гасыр" радиосы аша FM ешлыкларында тыңлау мөмкинлеге юкка чыкты.
Your browser doesn’t support HTML5
2. "ҖИДЕ ЙОЛДЫЗ" ФЕСТИВАЛЕ
Ике генә тапкыр (2006, 2007 елларда) оештырылган әлеге татар җыры фестивале бүгенгә кадәр иң күп тамашачы җыйган һәм иң зур татар фестивале булып кала. "Татнефть-Арена" боз сараенда үткәрелгән концертларга 7 меңнән артык тамашачы килде. Фестивальдә Татарстан, Русия төбәкләре һәм чит илләрдән профессиональ һәм һәвәскәр җырчылар катнашты.
3. "ЯЛАНАЯКЛЫ КЫЗ" СЕРИАЛЫ
2006 елда төшерелгән сериал һаман да халык арасында иң популяр татар сериалы булып санала. Фильмда уйнаган актерлар аңарчы Татарстанда күрелмәгән зур кастинг оештырып сайлап алына. Сериалда төп рольне башкарган җырчы АсылъЯр, сериал күрсәтелгәннән соң, татар эстрадасында иң популяр җырчыларның берсенә әйләнә. Сериалның икенче сезоны исә тамашачылар тарафыннан тәнкыйтьләнде.
4. ТЫШЛЫКНЫ ҮЗГӘРТҮ
2007 елда, биш ел эфирда булганнан соң, ТНВ каналы үзенең тамгасын үзгәртә һәм ребрендинг ясый. Зәңгәрле-аклы төсләрдән канал аклы-яшелле гаммага күчә.
5. АЕРЫМ БАЛАЛАР КАНАЛЫ ҺАМАН ЮК
2009 елда ачылган "Яшь ТНВ" каналы аерым, мөстәкыйль балалар каналы булып эшләп китә алмады. Югыйсә, аңа бюджеттан саллы акча да бүленде. Аерым канал дигән вәгъдәләр ТНВ каналында балалар өчен татарча тапшырулар, мультфильмнар көненә берничә сәгатьлек (күп дигәндә, 2-3 сәгатьлек) блоклар рәвешендә генә кайтып калды. 2017 елда Татарстан җитәкчелеге татар телендә балалар каналын ачу кирәклеге турында янә сөйли башлады. Әмма ул, булса да интернет киңлегендә генә дип әйтелә. Бу мәсьәлә әлегәчә хәл ителмәде.
6. "БУЛГАРИЯ" ФАҖИГАСЕН ЯКТЫРТМАУ
2011 елда Идел елгасында баткан "Булгария" теплоходы турында иң берече булып федераль каналлар хәбәр итә. ТНВда исә тынлык. Анда якшәмбе бара торган гадәти тапшырулар күрсәтелде. Фаҗига турында беренче хәбәрләр Татарстан каналында берничә сәгать узгач кына чыга. Илшат Әминев бу очракны ТНВ тарихында зур хурлык дип атый.
7. БСТ БЕЛӘН ХЕЗМӘТТӘШЛЕКӘ ИРЕШӘ АЛМАУ
2011 ел азагында Татарстанның "Яңа Гасыр" каналы белән Башкортстанның БСТ каналы арасында хезмәттәшлек башлана дип игълан ителде. Әмма, бер тапкыр булган уртак проекттан кала, бергә иҗат ителгән тапшырулар эфирга чыкмады.
8. "ЯҢА ГАСЫР" РАДИОСЫНЫҢ ИСЕМ АЛЫШТЫРУЫ
2012 елда "Яңа Гасыр" радиосының исеме "Болгар" дип үзгәртелде. Радионың яңа исеме татар җәмәгатьчелегенең бер өлешендә ризасызлык уятты. Бөтендөнья татар яшьләре җыены ТНВ җитәкчелегенә "Без "Болгар" радиосына каршы" дигән хат язды, әмма җитәкчелекнең исе китмәде. Радио "Болгар" булып калды. Бу атаманы Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тәкъдим иткән дигән сүзләр дә булды. 2013 елдан "Болгар" радиосы Милли музыка премиясен булдырды, җырчыларга махсус сыннар өләшә.
9. "ТНВ-ПЛАНЕТА" КАНАЛЫ
"Яңа Гасыр" телерадиоширкәтенә кергән бу канал 2012 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән оештырылды. ТНВдан аермалы буларак, "ТНВ-Планета" тәүлек буе татарча сөйли. Әмма тапшыруларның күп өлешен ТНВда чыккан програмнар тәшкил итә. Тамашачыларның күбесе "ТНВ-Планета"да һаман бер үк тапшыруларны кабатлап күрсәтүләренә ризасызлык белдерә.
10. РУСИЯ ТӨБӘКЛӘРЕНДӘ КОРПУНКТЛАР
15 елда ТНВ Русиянең 7 төбәгендә хәбәрче үзәкләре булдырды. ТНВ журналистлары Уфа, Төмән, Екатеринбур, Мәскәү, Оренбур, Ижау, Ульянда эшли һәм шул төбәкләрдә яшәүче татарлар тормышын яктырта.
11. КЫРЫМ АННЕКСИЯСЕНДӘ КАТНАШУ
2014 елда Русия хөкүмәте Кырымны кулга төшерү вакыйгаларында ТНВ каналын оста файдаланды. Мәскәү Кырымны басып алган үз хәрбиләре күзәтүендә оештырган "референдум" алдыннан Кырым ярымутравында "ТНВ-Планета" каналын гади эфир антеннасы белән карау мөмкинлеге оештырылды. Каналда исә урыс телендә "Уроки истории" дигән тапшыру ачылды, анда Кырым белән Татарстан мөнәсәбәтләре, кырымтатарлар белән Казан татарлары дуслыгы турында сөйләнде. Кырымны аннексияләү эше тәмамлану белән бу тапшыру да ябылды.
12. АЙТУГАНОВА ЧОРЫ
14 ел дәвамында (2002 елның декабреннән бирле) Илшат Әминевнең уң кулы, ТНВда иҗади процесс өчен җаваплы булган Миләүшә Айтуганова (баш мөдир урынбасары) 2016 елда ширкәттән китте. Аның урынын мәгълүмат тапшырулары өчен җаваплы булган Данил Гыйниятов алды. Халык белгән, тамашачы караган ТНВ – Миләүшә Айтуганова оештырган канал дияргә мөмкин. Айтуганова киткәннән соң, ТНВдан Альфред Мөхәммәтрәхимов, Наилә Һидиятова, Рәмис Латыйпов, Тимур Шәйдуллин, Арсений Маврин, Марсель Әскәров кебек журналистлар да китте.
Your browser doesn’t support HTML5
Илшат Әминевнең урынбасары итеп KZN каналыннан Мәдинә Тимерҗанова билгеләнде. Яңа себерке яңача себерә дигәндәй, ул да каналга үз төсмерен кертте. Шимбә көнне чыга торган "Татарстан. Атналык күзәтү" тапшыруы урынына Шомбайлы "Адымнар" күрсәтелә башлады. Урысча да, татарча ды чыга торган "Татарстан хәбәрләре" дә тышлыгын алмаштырды, ул Русия байрагы төсләренә буялды.
13. ТАТАРЧА СПОРТ ЮК
2016 елның апрелендә "Яңа Гасыр" җитәкчесе Илшат Әминев "ТНВ-Планета" телеканалын караучы читтәге татарлар "Ак Барс" хоккей такымының уеннарын күрсәтүне сорап безгә күпләп хатлар яза – әлеге канал күбесенчә татарча сөйләүче һәм татарлар өчен булганга күрә, хоккейны татарча шәрехләп күрсәтергә ниятлибез" дип белдергән иде. Бер елдан артык вакыт узды – хоккей уеннарында комментаторлар урысча гына теттерә.
14. "ТӘРТИП FM" РАДИОСЫНЫҢ ЙОТЫЛУЫ
2017 елда Казанда "Тәртип FM" радиосы (93,5 FM) ябылды. Радионың кайбер тапшырулары "Болгар"га күчте. Хәзер "Тәртип FM" көненә дүрт сәгать "Болгар" радиосы дулкыннарында сөйли.
15. ҖАНЛЫ ЭФИР ЮК ДИЯРЛЕК
Элек җанлы рәвештә чыгып барган тапшырулар хәзер язмада чыга йә алар бөтенләй юк. Әйтик, "Манзара" (элекке "Хәерле иртә!"), "Ком сәгате" (элек аның урынына "Мәдәният дөньясында" чыга иде) хәзер алдан әзерләнә. Җанлы рәвештә "Татарстан хәбәрләре" чыгарылышлары, "Таяну ноктасы" тапшыруы һәм спорт трансляцияләре генә бара. Август башында узган Дөнья татар конгрессының VI корылтае вакытында да ТНВ туры эфирда югары түрәләрнең чыгышларын күрсәтү белән генә чикләнде.