Төмән өлкәсендә су астында калган татар авыллары Татар конгрессыннан ярдәм сорый

Карагай авылы. 17 май 2024 ел

Авыл халкына тиз бозылмый торган ризыклар, ягулык, газ плитәсе кирәк.

Төмән өлкәсенең су астында калган Карагай, Савыллар, Йышайыр, Күләт авылларында яшәүче татарлар Дөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка ачык хат белән чыкты. Әлеге мөрәҗәгатьне Карагай авылында яшәүче Эльмира Абдразакова "Вконтакте" челтәрендә элде.

Аның сүзләренчә, бу авыллар 16 майдан бирле су астында калган.

"Безнең халык үтә дә авыр тормыш хәлендә калды. Күпләр үз туганнары янына эвакуацияләнде, халыкның бер өлеше авылда калды. Сездән тиз бозылмый торган азык-төлек, беренче чиратта кирәк булган кирәк-яраклар, күчмә газ плитәсе һәм ягулык белән ярдәм күрсәтүне сорыйбыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

Ул әлеге хатка су баскан авыл күренешләрен тәкъдим иткән.

17 майда Төмән өлкәсенең Вагай районындагы Карагай авылын су баса башлады. Аның сәбәбе — Иртеш елгасында суның күтәрелүе.

Төмән өлкәсе Вагай районындагы татар авыллары Иртеш елгасы ташу аркасында су астында кала бирә. Бу татар авылларын су басу беренче тапкыр түгел, шулай да, Азатлык белән аралашкан татарлар быелгы су юлларны, өй баскычларын юып алып китте дип сөйләде.

БУ ТЕМАГА: "Бер урам тулысынча су астында калды". Төмәндәге татар авыллары утсыз, сусыз утыра

Карагайларның бер өлеше дәүләт безне ташламый дисә дә, араларында, төзелгән дамбалар — адәм көлкесе дип сүгүчеләр дә бар. Кеше ком ташып дамбаны ныгытырга тиеш түгел ди алар.

Соңгы тапкыр Карагайда мондый ташу 2016 елда булган. Бу юлы су күләме 2016-2017 елгы күрсәткечләрдән узып киткән.

Карагайда 258 хуҗалык бар. Иртеш елгасы нәкъ авыл яныннан агып уза. 2016 елның май башында Карагай авылын су басты. Ул вакытта Иртышта су 8 метрга якын күтәрелде. 27 өйгә су үтеп керде. Су басканнарны мәктәпкә күчерделәр. Шул ук елны Тугыз авылын да су баскан иде.

  • Моңа кадәр Омски өлкәсенең биш татар авылы эвакуацияләнде. Усть-Ишем районының биш авылы — Әшеван, Эбәргүл, Кайнаул, Зур Төбендә, Төрмитәк су эчендә калды. Кемдер үзе чыгып киткән, кемгәдер булышканнар, мал-туарны күрше авылларга озатканнар, ә кемдер урман ягына куып чыгарырга өлгергән, диелде. Су бик тиз килде, үзебезне коткарыргамы, малнымы, өйнеме — белмәдек, дип сөйләделәр Азатлыкка.
  • Дөнья татар конгрессы Омски өлкәсендә су басудан зыян күргән татар авылларына ярдәм җыю турында игълан иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!