Атна вакыйгалары фотоларда

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасы төзелеше. Рәсмиләр аны октябрь ахырында, БРИКС җыенына ачарга вәгъдә итә. Наталья Белова фотосы.

Уфаның Зорге урамында Калуга өлкәсе номерлы йөк машинасы дроннардан качу өчен ясалган бетон корылма ташый. Әлеге корылма Уфаның тимер-бетон корылмалар (ЖБИ) заводыннан чыккан булырга мөмкин дип фаразлый фото авторы адвокат Рамил Гыйззәтуллин.

Казанда Ваһапов фестивале узды. Сәйдә Мөхәммәтҗанова җырлый. Фото фестивальнең рәсми төркеменнән.

77 яшьлек Фәрит Мөхәммәтшин кабат Татарстан Дәүләт шурасы рәисе итеп сайланды. Аны президент Рөстәм Миңнеханов котлый.

Уфада Курайлы малай һәйкәле һәм фонтаны ачылды.
 

Айның өлешчә тотылуы, Мәскәү.

Әфган кызлары Бадахшан төбәге Файзабад районында машинада китеп бара.

 

Русия оккупациясендәге Донецки шәһәрендә яшәүче хатын тәрәзәдән карап тора. Шәһәрнең Мәскәү куйган хакимияте әлеге йортка Украина һөҗүм итте дип белдерде. 
 

Харьковта 17 сентябрьдә авиабомба төшкән урында төтен.

Яшь җайдак Маҗарстанда су басуны көтеп әзерләнгән капчыклар өстендә күнегүләр ясый. 
 

Романиянең Печа авылындагы чиркәүне су басканнан соң җыештыру. 
 

Пакстанның Карачи шәһәрендә Мөхәммәт пәйгамбәр туган көненә багышланган Мәүлид ән-Нәби бәйрәмендә кызылдан киенгән укучы. 

 

Украина солдаты, Покровски янында басу яна башлагач, фермерларга ярдәмгә йөгерә.

Көрд-иран студенты Махса Әмининың тоткынлыкта үлеменә ике ел тулуга Парижда йөреш узды. Анда "Азат Иран" дигән шигарләр дә тотып тордылар. 
 

Румыниянең су баскан Печа авылында. Су йортларга керде, бу пластик курчак шул йортларның берсеннән чыккан булса кирәк. Румыниянең әлеге төбәгендә су басуда җиде кеше һәлак булды. 
 

Пакстанның Карачи шәһәре Мәүлид ән-Нәби — Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнен бәйрәм итүгә бизәлгән. 
 

Мексикадан Алекса Грассо (кызыл пирчәткә) Кыргызстаннан Валентина Шевченко белән Лас Вегаста UFC 306 Riyadh Season Noche турнирында көрәшә.
 

Әфган егетләре Мазари-Шәриф шәһәрендә Зәңгәр мәчет ихатасында фотога төшә. 

Солдатлар Маҗарстанның Пилишмарот шәһәредә Дунай ярларын ныгыта. Көчле яңгырларның зыяны Маҗарстанга да эләкте. 

 

Әфганстанның Кандагар шәһәрендә кечкенә кызга полиомиелиттан вакцина ясыйлар.