Атна вакыйгалары фотоларда
15 ноябрьдә Түбән Камада көчле кар яуды
16 ноябрьдә Башкортстаннан Русиянең Украинада алып барган сугышына ярдәмгә 138нче һуманитар конвой җибәрделәр. Русия түрәләре сугышчыларны саклану министрлыгы корал һәм бөтен-кирәк яраклар белән тәэмин итә дисә дә, төбәкләр Камаз-Камаз йөк җибәрергә мәҗбүр.
Сикхизм диненә нигез салучы Гуру Нанак Дэв тууына багышланган дини чарада Гуру Грантх Сахиб утырган автобус янына сикхлар җыелган. Пакъстан, 15 ноябрь.
Харьковта шәһәр коесы янында. Украина, 14 ноябрь.
Экоактивист Грета Тунберг Ереванда Цицернакаберд әрмәннэр геноциды мемораилына килгән. Әрманстан, 14 ноябрь.
Бакуда активистлар протест чарасында алга киткән илләрне климат үзгәрүенә каршы көрәшкә акча бүләргә чакыра. Бакуда узган атнада БМОның COP29 климат үзгәрүенә багышланган конференция узды. Азәрбайҗан, 14 ноябрь.
Пакъстан хатыннары Лахорда томанлы көнне чиләк белән су ташый. 14 миллион кеше яшәгән бу шәһәр Һиндстан чигендә урнашкан һәм дөньяның иң пычрак һавалы урыннарының берсе.
Приштинадан ерак түгел чүплек.
Әфган яшьләре Бадахшан төбәге Арго районында волейбол ярышларында. 11 ноябрь.
Әфган хатыны Бадахшан төбәгендә Файзабал районы читендә баласы белән сәдакә сорап утыра. 12 ноябрь
Табиб-педиатр Надежда Буянова Мәскәүнең Тушинский районы мәхкәмәсендә. Армия турында ялган тарату өчен ул 5,5 елга хөкем ителде. 12 ноябрь.
Грузиядә октябрьдә узган парламент сайлаулары нәтиҗәләренә каршы протест чарасы. 10 ноябрь.