24 ноябрь кичендәТөркиянең Анталия шәһәре һава аланына төшеп утырганнан соң, Русиянең "Азимут" һава ширкәте очкычы — Sukhoi Superjet 100 янган. Очкыч Сочидан килгән, аның эчендә 95 кеше булган. Беренчел белешмәләргә күрә, беркем зыян күрмәгән.
Очкычтагы кешеләрнең 89ы — юлчы, алтысы экипаж әгъзасы булган, дип җиткерде Төркия хакимиятләре. Росавиация аларның барысы да эвакуацияләнде, корбаннар юк, дип ышандыра.
Mash һәм Baza юлчыларга сылтама белән хәбәр итүенчә, төшеп утырган вакытта очкыч очып китү юлына нык итеп бәрелгән һәм ягулыгы түгелгән. Һава ширкәтендә ТАССка да "каты итеп төшеп утыруларын" раслаганнар, алар моны көчле җил аркасында булды, дип аңлаткан.
Шаһитләр әйтүенчә, очкычның башта моторы яна башлаган, соңрак янгын очкычның башка өлешләренә дә күчкән.
"AirportHaber" сайтында Анталия һава аланын вакытлыча ябып торулары хәбәр ителгән иде. Очып китү-очкычлар төшү урыны Мәскәү вакыты белән төнге өчкә кадәр ябык булачагы хәбәр ителде.
Хәзерге вакытта Росавиация һәм тикшерү комитеты булган хәл уңаеннан тикшенү үткәрә.
"Известия" мәгълүматынча, очкыч юлчылары һава ширкәтенә күмәк дәгъва бирмәкче була — алар "төтен суладык" ди һәм "Азимут"тан "тиешле ярдәм" таләп итә, диелә.
Янган Sukhoi Superjet октябрь аенда Минеральные Воды шәһәреннән Ивановога очкан вакытта Мәскәүнең Внуково һава аланында каза хәлендә җиргә төшеп утырган булган.
Җиргә төшеп утырган вакытта очкычның аскы ягында очкыннар күренгән, диелә Росавиация хисабында. Ул чакта очкычта 98 кеше һәм дүрт экипаж әгъзасы булган, беркем дә зыян күрмәгән.
- Быел июль аенда Мәскәү янында Superjet очкычы килеп төшкән иде. Очкыч төзекләндерү узганнан соң сынап карау вакытында килеп төшкән дип хәбәр ителде. Анда юлчылар булмаган.
- 2019 елның май аенда Мәскәүнең "Шереметьево" һава аланында ашыгыч рәвештә кире төшеп утырган чакта "Аэрофлот" һава ширкәтенең Sukhoi Superjet 100 очкычында янгын чыкты. Очкычтагы 78 кешенең 41е һәлак булды.
- Тикшерү 41 кеше үлеменә китергән һәлакәттә бердәнбер гаепле дип очкычның командиры Денис Евдокимовны атады. 2023 елда Евдокимовны алты ел колониягә хөкем иттеләр.
- "Волга" очкычын "Азимут" 2017 елда алган. Анда Русия-Франциянең уртак җитештергән SaM146 моторлары урнаштырылган булган. Моторның ягулык яна торган өлешен Франциянең Safran оешмасы җитештергән.
- Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Safran да Русия очкычларының моторларына хезмәт күрсәтми. Русиядә дә моторның бу өлешен төзекләндермиләр, дип язган иде бер ел элек "Коммерсантъ" газеты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!