Төркиянең Госмания авылында Сабантуй

Госмания авылындагы парк 1990нчы елларда салына, аны халык Сабантуй җире дип атый

Сабантуй хөрмәтенә бар җирдә дә Татарстан белән Төркия байраклары эленгән 

Госмания Сабантуе нәселләрнең очрашу урыны. Өлкәне дә, яше дә монда.

Күптән күрешмәгән дусларны очратканда кочаклар киң була шул ул!

Сабантуй ул гаилә, нәселләр очрашуы. Алар табын кора, милли ризыклар пешерә, аралаша.

Бәйрәм ата-бабалар рухына дога кылу белән башла.

Аны шушы авылда туып-үскән, дини белем алган рухани Хәйрулла Акай укыды. Русиядәге, Фәләстиндәге мөселманнарга карата залимлек тукталсын дип тә дога кылды ул.

Сабантуйда бүләк җыю йоласы бар, әмма колгага сөлге бәйләмиләр, түбәтәйгә акча салына. Искешәһәр татар үзәгендәге эшләрне алып баручы Вахит Ирдән түбәтәте акча кассасына әйләнә. 

Җыелган акча Сабантуйның чыгымнарның кечкенә бер өлешен каплар өчен ярап куя. 

Сабантуйга килүчеләр, аеруча кызлар калфак кияргә тырыша. Әнкарада белем алучы Гөлназ Сафина.

Ә ирләрнең башларында - чигүле түбәтәйләр. Бу - Госмания авылындагы Сабантуйның алыштыргысыз алып баручысы, татар егете Әнәс Догу.

Чигүле түбәтәй иң кечкекенәләр башында да! Әллә кайдан татар егете икәнен күреп торсыннар!

Милләтпәрвәрчә киенәм дисәң, болай да эшләп була! Күкрәктә һәм йөрәктә - Татарстан. 

Татар кызлары тамаша кылды, истәлеккә видеолар да төшерде

Татарстаннан алып баручы Айгөл Нәсыйбуллина чыгышына әзерләнә

Сабантуйда аш-су осталары үзара көч сынаша. Кемдер вак бәлеш, кемдер бавырчак, кемдер өлеш пешергән. 

Ә хөкемдарлар аларны татып карый, җиңүчеләрне билгели...

Хөкемдарлар арасында быел Сабантуйның кадерле кунагы Лиман Йәнигүл булды. Ул Төркиянең гаилә һәм социаль эшләр министры урынбасары. Татар. Шушы авылдан.

Мөнәвәр Яфай өченче урынны яулады. Бавырсак Госмания татарларында туй сые дип аңлатты. Аны кияү өчен әзерләгәннәр.

Сәвия Удмир - Бөгрәдилек авылыннан килгән апа. Авылы тарихын язып китап чыгарган. 

Мәҗит Сүзәр хатыны белән Измир шәһәрендә яши, әмма форсат чыккан саен туган авылына кайта. Бәләкәй чакта әти-әнием татарча сөйләшсә, ояла идем, хәзер ярый татарча өйрәнеп калганмын дип куанам, ди. Балаларыма, оныкларыма татарча өйрәтәм дип сөйләде.

Сабантуйда сәүдә дә оештырылган иде. Мәсәлән, кем тели милли бизәкле эшләнмәләр ала алды.

Яки көмештән ясалган алка, беләзекләр...

Ә кем тели - җиләк-җимешне сатып алып сыйлана алды!

Күңеле киң булучылар татар җәмәгать эшләре тукталып калмасын өчен сәдака да бирә ала иде. Аның өчен махсус акча сандыгы куелган иде. Кем тели онлайн да җибәрә ала.

Егетләр канат тартып кем көчләрәк икәнен ачыклады

Ирләрдән кызлар да калышмады. Бәхәсле җиңү булды дип алар ике тапкыр канат тартты.