АКШ президентына сайлауда Республикан фиркасеннән намзәт Дональд Трамп җиңде дигән рәсми белдерү булмаса да, чит илләрнең күпчелек лидерлары аны кабат Ак йортка кайтачагы белән котлый башлады. Тавышларны санау дәвам итә, әмма Американың алдынга медиалары Трампның җиңүе бик мөмкин ди, ә ул үзен инде җиңүче дип игълан итте.
Трампка котлауларын ирештерүчеләр арасында Украина президенты Владимир Зеленский да бар. Аның әйтүенчә, Трампның "көч позициясеннән тынычлык" турындагы идеяләре Украина өчен "гадел дөньяны" якынайтырга булыша алачак. Сайлау кампаниясе барышында Трамп Украинадагы сугышка нокта куярга теләвен әйтте, әмма моны ничек эшлисен сөйләмәде. Тарафдарлары әйткәннәрдән аның Русия белән Украинага компромисс тәкъдим итәргә мөмкин булуы аңлашыла. Көндәше Камала Һарристан аермалы буларак ул берсүзсез Украинаны хупларга кирәк булуы турында әйтмәде.
Трампны Франция президенты Эммануэль Макрон һәм НАТО баш сәркатибе Марк Рютте, Германия канцлеры Олаф Шольц, Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен, Молдова президенты Майя Санду, Европа шурасы башлыгы Шарль Мишель, Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган, Чехия премьер-министры Петр Фиала, Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян, Кыргызстан президенты Садыр Жапаров һәм башкалар котлады. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков исә Путин Трампны сайлауларда җиңүе белән котларга ниятләми, диде. "АКШ – "дус булмаган" ил, ул Русиягә каршы сугышка җәлеп ителгән", дип тә искәртте.
Беренчеләрдән булып Трампны үзен аның беректәше дип атаучы Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан котлады. Грузия премьер-министры Ираклий Кобахидзе Тбилиси белән Вашингтон мөнәсәбәтләренең "яңадан каралуына" өмет белдерде. Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу Трампны "тарихи кире кайтышы" белән котлады. Бөтен котлаучылар да АКШ белән тыгыз элемтәләрне саклау һәм ныгытуга өмет белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!