Татарстанның Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаев тикшерү белән килешү төзегәннән соң тикшерү изоляторыннан чыгарылган. Бу хакта "Бизнес Online" яза. Басма мәгълүматынча, түрә мәхкәмәгә кадәрге килешү төзегән, белдерелгән гаепләүдә гаебен тулысынча таныган һәм үзенең җинаять эше белән бәйле булмаган яңа җинаять эшләренә кагылышлы тулы күрсәтмәләр биргән.
Камаевка чикләү чарасын үзгәртү турындагы мәхкәмә утырышы бүген, 15 ноябрьдә үткән.
Басма мәхкәмәдә Камаевны йорт сагына күчерүне сорап чыгыш ясаган тикшерүче белән сөйләшкән. "Камаев үзенең башка җинаятьләр кылуга катнашы булуын, шулай ук Татарстан республикасы вазифаи затларының бу тикшерелә торган эшкә катнашы булмаган вазифаи җинаятьләр кылуы турында хәбәр итте", дигән басмага тикшерүче.
Тукай районы башлыгы Фаил Камаев 18 апрельдә тоткарланган иде. 1 ноябрьдә мәхкәмә аны сак астында утырту вакытын озайтты. Ул 18 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторында калдыр дип фаразланган иде.
Фаил Камаевны башта 1,3 миллион сум ришвәт алуда гаепләделәр, тик ул аны акчалата түгел, әйберләр белән алган диелә. Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, аның өен төзегән оешма төзелеш кирәк-яраклары өчен бер тиен дә алмаган.
Июньдә Татарстан тикшерү комитеты Камаевка ачылган җинаять эшендә дүрт яңа эпизод ачыклады. Ришвәтләрнең гомуми күләме җиде миллионлап сумга арткан һәм 1,3 млн сумнан 8,6 млн сумга җиткән.
Яңа эпизодлар Тукай районының Әҗмәкәй авыл җирлегендәге Яңа бистәсендә түрә өчен йорт төзү белән бәйле. Янәсе Камаев 2022-2023 елларда җир кишәрлекләре, төзелеш кирәк-яраклары һәм йорт җиһазлары белән ришвәт алган. Моннан тыш 2018 елда ул ришвәткә "Савино" бакчачылык оешмасында кишәрлек алган дип саный куәт оешмалары вәкилләре.
Тикшерү белән килешү төзегәннән соң, аеруча зур күләмдә ришвәт алу турындагы ике маддәне зур күләмдә дип үзгәрткәннәр, ә өчесен - вазифаи вәкаләтләрдән файдалануга.
- Фаил Камаев тумышы белән Мөслим районыннан. Ул үзенең карьерасын 1992 елда туган авылында тарих укытучысы булып башлап җибәрә. Бик кыска вакыт эчендә мәктәп мөдиренең тәрбия эшләре урынбасары була, ә бер елдан мәктәп мөдире итеп куялар.
- 2000 елларда Мөслим районында авыл җирлеге башлыгы була. Актив түрәне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов күреп ала һәм 2002 елда социаль мәсьәләләр урынбасары итеп Актанышка чакыра. Соңрак аны шундук диярлек районның мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп куялар.
- 2005 елда Камаев Фәттаховның урынбасары һәм уң кулы була. Энгель Нәвап улына Татарстан мәгариф министры булырга тәкъдим иткәч, ул 2012 елда үзе урынына Камаевны калдырды.
- Фәттахов мәгариф министры булган вакытта аны чыгышы белән Мөслимнән булган Фаил Камаев алыштыруын халык артык җылы кабул итмәде. Аның белән эш авыр барды дип билгелиләр.
- Актаныш белән Камаев биш ел җитәкчелек итте. 2017 елда районга Фәттахов кире кайтты, ә Камаевны Тукай районы башлыгы итеп куйдылар.
- 21 майда Энгел Фәттахов та тоткарланды. Фәттахов Актаныш районын җитәкләгән вакытта зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!