Уфа белән Казан арасында юлчылар поездын киләсе елда җибәрә башларга вәгъдә итәләр

Иллюстратив фото

Ике шәһәр арасын 15 сәгатьтә үтәргә мөмкин булачак.

Уфа-Казан арасында юлчылар поездын 2025-2026 елларга җибәрә башлау ниятләнә. Бу хакта Башкорт төбәгенең Куйбышев тимер юлы җитәкчесе Дмитрий Новиков әйтте, дип җиткерә РБК.

"Бу поезд белән хәзердән үк кызыксыну бар. Бу - өметле проект. Аны 2025-2026 елларда тормышка ашырырбыз, дип уйлыйм", дигән ул.

2022 елда Уфа белән Казан арасында поезд җибәрергә ниятләүләре билгеле булган иде. Ике шәһәр арасын поездда 15 сәгать эчендә үтеп булачак, киләчәктә бөтенләй 12 сәгатькә үк калдыру максаты куела, дип җиткерделәр.

  • Казаннан Уфага тизйөрешле поезд җибәрү турында 2017 елда ук сөйли башладылар. Куйбышев тимер юлының Башкортстан бүлеге матбугат хезмәте вәкиле Андрей Савельев та маршрутның проекты әзерләнә дип раслады.
  • Ләкин Казанда узган "Төркиләр алтыны" форумында Россотрудничество оешмасы вәкиле, 2012 елгы президент сайлавында Владимир Путинның ышанычлысы булган Сергей Маленко "Казан белән Уфа арасында тиз йөрешле тимер юл төзергә ярамый, чөнки ике сепаратизм үзәген берләштерү куркыныч" дип белдерде.
  • Ике шәһәр арасында гамәлдә булган тимер юл йөреше 21 сәгатьне алып тора иде һәм ихтаяҗ булмау сәбәпле ябылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!