Уфа янындагы авылда яшәүчеләр мәктәп урынына завод төзеләчәгенә каршы чыккан

Иллюстратив фото

Жилинода җиһазлар җитештерә торган завод төземәкче булалар, ул моңа кадәр шау-шуга сәбәпче булган "Кроношпан"ның аналогы булырга мөмкин, дип саный алар. Шуңа күрә җир кишәрлеген кабат мәктәп белән балалар бакчасы төзелеше өчен кире кайтаруны таләп итә.

Башкортстанда Уфа янындагы Жилино авылында яшәүчеләр республика башлыгы Радий Хәбиров исеменә видеомөрәҗәгать яздырган. Алар мәктәп һәм балалар бакчасы өчен каралган җир кишәрлеген сәнәгать җитештерүе өчен арендага бирүләренә каршы чыга, бу карарны кире кагуны таләп итә, дип җиткерә "Аспекты".

Мөрәҗәгатьне яздыручылар әйтүенчә, авылның үз мәктәбе юк, ә иң якындагысы — Нугай авылындагысы тулы. "Бер сыйныфта 37-40 бала укый", дип сөйли видеодагы бер ана. Шуңа карамастан, социаль объектлар төзелергә тиешле бу җир кишәрлеген "Стройгарант" оешмасына тапшырганнар, аның җитәкчесе — Арсен Асланян, диелә.

Чыганагына сылтанып "Аспекты" язуынча, җир кишәрлеген тапшыру турындагы карарны Башкортстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Дмитрий Суслин имзалаган. Жилинода җиһазлар җитештерә торган завод төземәкче булалар, ул моңа кадәр шау-шуга сәбәпче булган "Кроношпан"ның аналогы булырга мөмкин, дип саный алар. Шуңа күрә җир кишәрлеген кабат мәктәп белән балалар бакчасы төзелеше өчен кире кайтаруны таләп итә.

  • 2022 елда Башкортстан умартачылары агач эшкәртүче "Кроношпан" эшчәнлегенә ризасызлык белдергән иде. "Кроношпан" республиканың Архангел, Иглин, Благовещен, Нуриман кебек районнарындагы зур урман кишәрлекләрен кисмәкче булды. Барлыгы 45 мең һектар турында сүз бара диелде.
  • Тик җирле умартачылар урман кисү ниятләренә каршы чыкты. "Кроношпан" – Уфага якын булган районнардан кишәрлекләр карый, әмма бу урманнарда умартачылар өчен әһәмиятле юкә агачлары үсә дип белдерде алар.
  • Соңрак "Кроношпан" Башкортстанда умарталыкларга якын урманнарны кисмәскә вәгъдә итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!