Башкортстанда 16 яшьлек үсмерне шәһәрнең Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Роза Булатованың Toyota RAV4 машинасына ут төртүдә гаеплиләр. Башкортстан тикшерү комитетының Уфадагы Октябрь районы тикшерү бүлекчәсе аңа шул хакта гаепләү белдергән (Русия Җинаять кодексының 167 маддәсе, 2 өлеше). Бу хакта республика тикшерү комитетының матбугат хезмәте җиткерә.
Машинага 18 декабрьдә Сипайлово микрорайонында ут төрткәннәр. "Тикшерү фаразынча, гаепләнүче Telegram мессенджеры аша шәхесе ачыкланмаган зат белән сүз куешкан, 200 мең сум акча өчен ул күрсәткән машинага ут төртергә ризалашкан", диелә хәбәрдә.
Үсмерне ике айга кулга алганнар. "Коммерсантъ" җиткерүенчә, ул Уфа ягулык-энергетика көллиятенең беренче курс студенты.
Хөкемдар Роза Булатова халыкка җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовка хөкем карары чыгаруы һәм журналист, активист Ольга Комлеваның сак астында тотылу вакытын озайтуы белән билгеле.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хакимият биналарына, хәрби комиссариатларга ут төртә башладылар. Мобилизация игълан ителгәннән соң мондый һөҗүмнәрнең саны берничә тапкырга артты.
- Avtozak LIVE хокук яклау медиапроекты исәпләп чыгаруынча, сугыш башланганнан бире 500дән артык кеше ут төртү маддәләре аша узган.
- Ут төртүләр аркасында беркем үлмәде һәм җәрәхәтләнмәде. Башта бу очракларны чит милекне зарарлау һәм хулиганлык турындагы җинаять маддәләре нигезендә тикшерәләр иде. Әмма соңгы вакытта Русиядә хәрби комиссариатларга ут төртүләр ешрак диверсия һәм теракт буларак карала. Соңгысы нигезендә кешене гомерлек төрмәгә утыртып куюлары да бар.
- Майда 21 яшьлек Казан егете Михаил Балабановны хәрби комиссариатны яндырмакчы булу эше нигезендә (Җинаять кодексының 30нчы маддәсе 1нче өлеше, 205нче маддәсе, 1нче өлеше) дүрт ел ярымга колониягә хөкем иткәннәр иде.
- Гыйнварда Уфа көллияте студентын да хәрби комиссариатны яндыру нияте өчен биш ел колониягә хөкем иткәннәр иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!