Әлегә консуллыкны кайчан ачасылары билгеле түгел.
Беларус тышкы эшләр министрлыгы Уфада баш консуллыгын ачуны килештергән. Бу хакта Беларусның Русиядәге илчелегенең Уфадагы бүлекчәсе җитәкчесе Артур Карпович әйтте, дип яза Башкортстан медиасы.
Әлегә консуллыкның кайчан ачыласы билгеле түгел.
Элегрәк 2025 елда Русия шәһәрләрендә Беларусның берничә консуллыгы барлыкка киләчәге турында мәгълүмат чыккан иде.
Мәсәлән Түбән Новгородта баш консуллыкны 2025 елның 1 мартына кадәр, Калининградта 1 июньгә кадәр, ә Владивостокта 1 сентябрьгә кадәр ачарга ниятлиләр.
- 2025 елда Беларуста президент сайлавы ниятләнә, ул 26 гыйнварда үтәчәк.
- Беларусның авторитар лидеры Александр Лукашенка җиденче мәртәбә президент мөддәтенә намзәт булып барачагын белдерде. Бу хакта ул Казандагы БРИКС вакытында Русиянең телевидение алып баручысы Ольга Скабеева соравына җавап биргәндә әйтте.
- Күптән түгел Казанда Һиндстанның консуллыгы ачылачагы хәбәр ителгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!