Уфада саклану заводында эшләүче ун кеше агуланып хастаханәгә эләккән

Иллюстратив фото

5 ноябрьгә булган белешмәләргә күрә, 21 кеше зарар күргән, шуларның унысын хастаханәгә яткырганнар.  

Башкортстанның "Уфа мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе" ("ОДК-УМПО") заводында эшләүчеләр агуланган. Бу хакта Башкортстан басмалары җиткерә.

Республика сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәренчә, завод эшчеләрендә эчәк инфекциясе табылган, шул сәбәпле 3 ноябрьдән санитар-эпидемиологик тикшерү бара. Заводның буфетын һәм азык-төлек блогын тикшерүләре искәртелә, авыру биредән чыккан булырга мөмкин дип фаразлана.

Башкортстан Роспотребнадзоры белгечләре эшчеләрнең норовирус инфекциясе йоктыруын ачыклаган. "Эпидемиологик тикшеренүләрнең беренчел нәтиҗәләренә күрә, инфекция чыганагы — азык-төлек блогында эшләүчеләр", дип җиткерделәр оешмада.

5 ноябрьгә булган белешмәләргә күрә, 21 кеше зарар күргән, шуларның унысын хастаханәгә яткырганнар. Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, бер кешене инде чыгарганнар, калганнарының хәле уртача авырлыкта.

Заводта буфет һәм азык-төлек блогын вакытлыча ябып торулары искәртелә.

  • Быел мартта Казанның "Нәфис косметикс" оешмасындагы ашханәдә ашаганнан соң 69 кеше сальмонеллез йоктырган иде. Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда җәмәгать туклануы өлкәсендә имин булмаган хезмәт күрсәтү турындагы җинаять эшен тикшерү ничек баруын җиткерергә кушты.
  • Соңрак билгеле булганча, сальмонеллез авыруы әзер ризыкның пычрануы аркасында чыккан. Сальмонелланы йөрәк белән пешерелгән токмачта тапканнар. Аны ашаган хезмәткәрләр чирли башлаган. Шулай ук кыздырылган тавык бавыры, пешерелгән фрикаделькаларда эчәк таякчыгы табылган. Сальмонелла ашханәдә эшләүче биш кешедә ачыкланган диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!