Уфада үсмерләр тимер юл станциясендәге платформга ут төрткән. Полиция аларны Telegram аша тапкан

Иллюстратив фото

26 август кичендә балалар "Дим-Жуково" станцияләре арасындагы Авдон тимер юл платформына ут төрткән.

Уфада яшәүче үсмерләрнең әти-әниләренә "балигъ булмаучыларны тәрбияләүдәге бурычларны тиешенчә үтәмәү" турында административ беркетмә төзегәннәр. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Уфадагы транспорт тармагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Административ эш материалларыннан күренгәнчә, 26 август кичендә балалар "Дим-Жуково" станцияләре арасындагы Авдон тимер юл платформына ут төрткән.

Полиция хезмәткәрләре үсмерләрнең бу гамәлләрен Telegram-ны күзәтеп барган чакта ачыклаган – мессенджерда тукталышка ут төртүнең видеосын чыгарганнар. Полиция ике баланың кем булуын ачыклаган. Алар Уфа районының Жуков авылыннан һәм Чишмә районының Алкин авылыннан диелә.

Сорау алган чакта платформга янучан маддәне хулиганлык максатында түктек, аннары аны яндырып җибәрдек, янәшәдәге үлән дә янып китте, дип аңлатканнар.

Хәзерге вакытта башка үсмерләрнең кем булуы ачыклана.

  • Башкортстанда тимер юлларда ут төртүләр турында хәбәрләр еш ишетелә. Аеруча бу Русия Украинага каршы сугыш башлагач артты, ешрак тимер юллардагы реле җайланмасы урнаштырылган тартмаларны яндыралар.
  • Быел июньдә Башкортстан Югары мәхкәмәсе Уфа студентларын тимер юлдагы реле шкафларын яндырган өчен иректән мәхрүм итте. Җинаять кылган чакта 16 яшендә булганына сигез ел тәрбия колониясе бирелгән. Калган өчесенә (аларга 18-19 яшь) - 11-12 ел колония.
  • Былтыр җәй Уфаның Калинин районында, Черниковка-Шакша станцияләре арасында реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткәннәр иде. Бер шкаф тулысынча янып беткән, тагын ике шкафны ача алмаганнар – сыдырылган эзләр генә калган.
  • Быел июнь башында Татарстанда да тимер юлда диверсия ясауда гаепләп өч егетне хөкем иткәннәр иде. Мәхкәмә аларны гаепле дип тапты һәм берсен - Булат Ибраһимовны 17 елга ирегеннән мәхрүм итте. Тагын икесе әле балигъ түгел, аларга бишәр ел тәрбия колониясе бирелгән. Тикшерү ышандыруынча, 2023 елның мартында Ибраһимов үсмерләрне Тукай районындагы тимер юлда реле шкафына ут төртергә җәлеп иткән. Ибраһимовка моның өчен акча түләгәннәр һәм ул балаларга да берешәр мең сум биргән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!