Уфада татар дин галиме Зыя Камали йортын җимергәннәр. Бу хакта Русия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Башкортстан бүлеге рәисе, активист Эльза Мәүлимшина язып чыкты. Әлеге хәл 1 август кичендә булган.
Мәүлимшина 1 августта бу объектны үзе сатып алырга һәм реставрация ясарга теләвен төзүчеләргә җиткергән булган. Аныңча, ул ризалык алган. Ләкин төнлә экскаваторлар белән йортны җимерә башлаганнар.
— Төнлә күрше йортта яшәүчеләр миңа шалтыратып Зыя Камалиның йортын җимерәләр дип хәбәр итте. Мин 15 минут эчендә килеп җиттем. Төзүче оешма вәкиле белән сөйләштем. Шулай да алар йортны җимерүне туктатудан баш тартты. Гәрчә, мин боларны сатып алырга әзер идем, — дип белдергән ул журналистларга.
Бу Уфада Зыя Камали турында соңгы истәлек иде.
Моннан тыш, 2 августта Уфа шәһәренең Тукай урамындагы 54 йортта тагын бер татар йортын җимергәннәр. Октябрь инкыйлабына кадәр биредә мөселман ятимнәренең татар мәктәбе урнашкан булган.
2021 елның апрелендә Зыя Камали утары кичектергесез реставрация таләп итә торган һәйкәлләр исемлегенә кертелгән иде. Реставрациягә федераль акча бүленеп биреләчәк диелде.
Әмма шул ук елның җәендә Зыя Камали йортының тарихи һәйкәл статусы алынды. 2021 ел дәвамында бу бинаның тарихи-мәдәни кыйммәте турында өч экспертиза уздырылды. Аларны төрле белгечләр башкарды. Беренчесен Екатеринбурдан ялланган эксперт уздырды. Ул Зыя Камали утары тарихи кыйммәткә ия түгел дигән нәтиҗә чыгарды. "Башкультнаследие" әлеге эксперт карары белән килеште, экспертиза тиешле рәвештә башкарылган дип таныды.
2019 елда Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка Уфадагы татар мирасын, аерым алганда, Зыя Камали утарын саклау турында хат юллаган иде.
Уфадагы Зыя Камали йорты үз вакытында күп кенә тарихи шәхесләр торуы белән данлыклы. Монда атаклы "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның ректоры Зыя Камали, Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури, Салават Юлаев бүләге иясе, язучы Сәйфи Кудаш үз гаиләләре белән яшәгән.
Зыя Камали:
Зыя Камали (Зыя Җамалетдин улы Камалетдинов) (1873-1942) — мәгърифәтче, фәлсәфәче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме, "Галия" мәдрәсәсен оештыручы һәм ректоры (1906-1918).
Зыя Камали 1873 елның 9 декабрендә Уфа губернасы Чишмә районының Келәш авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала. Соңыннан Уфадагы "Госмания" мәдрәсәсендә укый. Зирәк һәм тырыш Зыятдинне Уфаның "Җәмгыяте хәйрия" оешмасы Мисырга укырга җибәрә. Анда ул Каһирәнең шәрык дөньясына киң билгеле Әл-Әзһәр университетында белем ала.
1904 елда Уфага кайтып "Госмания" мәдрәсәсендә укыта башлый. Үз тирәсенә алдынгы карашлы татар зыялыларын туплап, татар телендә "Ислам дөньясы" гәзитен чыгара башлый. 1906 елда рәсми рәвештә "Галия" мәдрәсәсен ача. Мәдрәсә ябылганчы 1918 елга кадәр аның ректоры була. Милли Мәҗлес депутаты, Үзәк нәзарәттә казый була.
1936 елда репрессиягә эләгә, җиде елга ирегеннән мәхрүм ителә. Кимсетелүләр кичереп 1942 елда Самар шәһәрендә мәрхүм була. 1956 елда аклана.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!