Уфадагы Салават Юлаев һәйкәлен яңа мең сумлыкта сурәтләү Русиядә бәхәсләр чыгара башлаган

Уфадагы Салават Юлаев һәйкәле

Русиядә тыелган "Мужское государство" хәрәкәтенә нигез салган Владислав Поздняков Юлаевны "хыянәтче" һәм "әшәке милләтче" дип атап, "Метеор" теплоходына тавыш бирергә чакыра. Башкорт активистлары исә үзләренең милли каһарманнарын "кимсетү" турында белдерә.

Русия Үзәк банкы Идел буе бүлгесенә багышланган яңа мең сумлык акчада сурәтләнәчәк символ өчен тавыш бирүләр оештырган иде. Тавыш бирүләрдә беренче урында юлчылар ташучы "Метеор" теплоходы бара (101 мең 665 тавыш), икенче урында исә Уфадагы Салават Юлаев һәйкәле (78 мең 508 тавыш).

Баштарак Юлаев һәйкәле беренчелектә бара иде, әмма соңрак бу Русиядә тыелган "Мужское государство" хәрәкәтенә нигез салган Владислав Поздняковка ошамады һәм ул "Метеор" өчен тавыш бирергә чакырды, дип игътибар иткән "Говорит НеМосква".

Басма Поздняковның Telegram-каналында чыккан мөрәҗәгатьне китерә. "Бу тавыш бирү әшәке милли көчләрне берләштерде, алар шундый ук әшәке милләтче Салават Юлаевка тавыш бирә. Бер милләтчеләр икенчеләренә каршы тора һәм башка архитектур корылмалар өчен тавыш бирергә чакыра", дигән ул һәм "тегеләрен дә боларын да" җиңдермәс өчен "Метеор" теплоходына тавыш бирергә чакырган. "Көрәшкә, туганнар! Бернинди Салаватлар да булмасын!", дигән.

Башкортстанның рәсми пабликларында Салават Юлаевны хупларга чакыралар, ә Поздняковка язылучылар арасында "Метеор" агитациясе бара. Әлегә Башкортстан башлыгы тавыш бирүләр мәсьәләсендә үз фикерен белдермәде. Тавыш бирүләрнең ахыргы нәтиҗәләре 12 декабрьдә ясалачак.

Тавыш бирүләр белән бәйле бәхәсләр социаль челтәрләрдә һәм Z-каналларда да күренә. Башкорт активистлары үзләренең милли каһарманнарын "кимсетү" турында белдерә, урыс милләтчеләре исә Юлаевның һәйкәлен "ил мәнфәгатьләренә туры килмәүче символ" дип атый.

Поздняковның каналы исә Үзәк Банк бу тавыш бирүләргә Украинага каршы һөҗүмдә яки Икенче дөнья сугышында катнашкан кешене түгел, империягә каршы сугышкан милләтчене сайлап алган, дип яза.

"Башкирское сопротивление" Telegram-каналында исә урыс неонацилары башкортларның иң танылган һәм ихтирам ителә торган милли каһарманын кимсетүче кампания башлатты дип саныйлар.

"Йөз еллар элек булган кебек үк, безнең көннәрдә дә әгәр башкорт үз халкының туган теленә, мәдәниятенә, диненә кануни хокуклары турында сөйли, туган җиренең табигатен яклый башлый икән, ул урыслар өчен шундук "башкисәргә", "баш күтәрүчегә", ягъни урыслар бүген әйтмешли - "башкорт экстремистына" әйләнә", дип яза канал.

Салават Юлаев - Башкортстанның милли герое, 1773-1775 елларда Русия империясенә каршы Емельян Пугачев җитәкләгән баш күтәрүләргә кушылган кеше.

  • Былтыр 16 октябрьдә Русия банкы 1 мең һәм 5 мең сумлык яңартылган банкнотларны әйләнешкә кертте.
  • Аларда ил төбәкләрендәге күренекле урыннар сурәтләнгән. Мең сумлык кәгазь акча Түбән Новгородка һәм Идел буе федераль бүлгесенә багышланган.
  • Мең сумлыкның алгы ягында Түбән Новгород кирмәненең Никольская манарасы, икенче ягында исә Казандагы Сөембикә манарасы, Казандагы Татар халкы һәм Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее бинасы һәм Уфадагы Археология һәм этнография музее күрсәтелгән иде.
  • Манара сурәтендә ярымай булуы, ә шул ук вакытта элекке чиркәү булган музей бинасында тәре булмау урыс чиркәве әһелләренең ачуын чыгарды.
  • Яңа акчаның сурәте тәкъдим ителүгә урыс чиркәве рухание Павел Островский аны кискен тәнкыйтьләп чыкты.
  • "Сез, иптәшләр, курку хисен бөтенләй югалттыгызмы? Яңа акчага төшерелгән манарада ярымай бар, ә православ чиркәү гөмбәзендә тәре юк. Ут белән уйнамагыз", — дип кисәтте Островский. Бу фикергә урыс чиркәвенең башка вәкилләре дә кушылды.
  • Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин яңа мең сумлык акча тирәсендә чыккан гаугага үз аңлатмасын бирде. "Тәре булмаган җиргә аны кую һәм ай булган урыннан аны алып ташлау мантыйкка туры килми", дигән иде ул.
  • Соңрак банкнотларны чыгаруны туктату карары кабул ителде. "Киң кулланылышка ул таралмады", дип белдерделәр.
  • Быелгы тавыш бирүләрдә Казаннан да объектлар бар иде. Әмма алар күп тавыш җыя алмады. Игенчеләр сарае 12 мең 251, Казан федераль университетының баш корпусы — 13мең 89 тавыш, "Казан" гаилә үзәге исә 1684 кенә тавыш җыйган.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!