Курски өлкәсендә хәрби гамәлләр аркасында Русиядә иткә һәм сөткә бәяләр артырга мөмкин

Иллюстратив фото

Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәләренчә, Курскиның хәрби хәрәкәтләр бара торган районнарында 121 авыл хуҗалыгы оешмасы бар. Тик аларның кайберләре эшчәнлеген туктаткан, икенчеләренең терлеге үлеп беткән.

Русиянең авыл хуҗалыгы төбәге булган Курски өлкәсендә хәрби хәрәкәтләр баруы сәбәпле, бөтен илдә иткә һәм сөткә бәяләр 5-10 процентка артырга мөмкин, дип ачыклаган "Вёрстка" басмасы.

Җирле хакимиятләр белдерүенчә, былтыр бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере уңышы ягыннан Курски Русиядә өченче урында, ә ит җитештерүдә – икенчелектә торган.

Август ахырына өлкәнең дүрт районында: Коренев, Суджа, Глушков, Белов районнарында хәрби хәрәкәтләр башланды. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәләренчә, бу районнарда 121 авыл хуҗалыгы оешмасы эшли.

Украина кораллы көчләренең һөҗүменә дучар булган районнар Курски өлкәсенең икътисадына ашлык сатудан гына да 4,35 млрд сум китергән булган. Коренев, Суджа һәм Глушков районнары исә терлек белән кош ите сатып 6,86 млрд сум биргән.

Әмма хәрби хәрәкәтләр аркасында җирле авыл хуҗалыгы оешмаларының эшчеләре эвакуацияләнергә мәҗбүр, кайбер ширкәтләр бөтенләй эшчәнлеген туктаткан. Кечкенә фермер хуҗалыкларына да авырга туры килә: мәсәлән басма чыганагы аларның күпчелеге авылларыннан киткән чакта терлекләрен: дуңгызларны, сыерларны урманга чыгарып җибәрде дигән.

"Вёрстка" белән сөйләшкән икътисадчы һәм элекке түрә әйтүенчә, Украина кораллы көчләренең Курски өлкәсенә һөҗүме – беренче чиратта сөт һәм ит тармагына йогынты ясаячак.

"Кайбер оешмалар терлекләре үлгәнгә, һөҗүм булган урыннарда көтүлекләрне кулланып булмаганга, эшчеләре эвакуацияләнгәнгә эшчәнлекләрен бөтенләй туктатты. Димәк сут һәм ит белән тәэмин итү кимиячшк. Бу әлеге ризыкларга 5-10 проөентка бәя артуына китерергә мөмкин", дигән ул.

Сөт ризыклары җитештерүчеләр чит илдән кертелгән чимал кыйбатлануын, эшчеләр җитмәвен, чит ил җиһазларына хезмәт күрсәтүдә проблемнар булуын әйтеп, бәяләрнең артачагы турында кисәтте, дигән белгеч. Әгәр Курскидагы вазгыять аркасында, ул әйткәнчә шуңа өстәп тагын 5-10 процентка бәяләр артса, димәк сөт һәм аннан җитештерелгән риыкларга бәя 5-30 процентка кадәр артырга мөмкин, дип яза басма.

Русия хакимиятләре дә проблемны таный. Август ахырында Владимир Путин хөкүмәткә Белгород, Брянски һәм Курски өлкәсендәге авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать оешмаларына килгән зыянны компенсацияләргә кушты.

11 сентябрьдә Курски өлкәсе хакимиятләре беренчел нәтиҗә ясап, килгән зыянны 85 млрд сум, дип бәяләде. Украина кораллы көчләре белән сугышу аркасында төбәкнең 160 мең һектар басуыннан уңышны җыеп ала алмыйлар. Курски губернаторы вазифаларын вакытлыча үтәүче әйтүенчә, бу тулаем җыеп алынган ашлыкның күләмен 1,5 млн тоннага киметәчәк.

Шулай ук төбәктә 320 мең баш терлек үлгән. Шуның аркасында гомуми ит җитештерүе күләме - 85 мең тоннага, сөтнеке - 71 мең тоннага азрак булачак.

  • Украина гаскәренең Курски өлкәсендәге операциясе 6 августта башланды.
  • 9 августта исә Курски өлкәсендә федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл игълан ителде.
  • Курски өлкәсеннән эвакуацияләнгәннәрне Украинадан басып алынган Запорожье өлкәсенә һәм Башкортстанга җибәрделәр.
  • Шул ук вакытта медиадаКурски өлкәсендә Башкортстаннан 11 "срочник" югалган, дигән мәгълүматлар чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!