Украинадагы сугыш: Башкортстан һәлак булган ирләр белән беренче урынга чыкты

Your browser doesn’t support HTML5

Әлмәт районыннан 20 яшьлек татар көрәшчесе Рафаэль Хәсәншин, Башкортстанның Аскын районыннан 33 яшьлек Эдуард Мостафин, Кушнарен авылы ире Юлай Хәнәфин... Аларны нәрсә берләштерә? Алар барысы да шушы көннәрдә генә Украинадагы сугышта һәлак булды, мәетләре туган якларына кайтты (яки шушы арада кайтырга тиеш).

Азатлык Радиосы хисабына күрә, Башкортстан Украинадагы сугышта һәлак булган ир-атлар саны белән бөтен Русия төбәкләре һәм республикалары арасында — иң беренче тора: Башкортстаннан сугышта кимендә 2866 ир-ат үтерелгән. Татарстан да "калышмый": кимендә 2566 мәет. Димәк, Татарстан Республикасы Русия төбәкләре арасында үлүчеләр саны белән кимендә беренче бишлеккә (ә бәлки, беренче өчлеккә дә) керә.

Азатлык Радиосы сугышта һәлак булган ирләр турындагы мәгълүматны ачык чыганаклардан ала, ВВС, "Медиазона" кебек башка сайтлар белән дә чагыштыра. Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итте.