Украинаның Русия басып алган җирләрендә яшәүчеләргә 2022 елның октябреннән 2,2 млн Русия паспорты бирелгән

Иллюстратив фото

2022 елның июлендә Русия президенты Владимир Путин Украинада яшәүче бөтен кешеләргә дә Русия ватандашлыгын гадиләштерелгән тәртиптә бирү турында фәрман имзалады.

Украинаның Русия баскынлыгындагы Запорожье, Херсон, Луһански һәм Донецки өлкәсләрендә яшәүчеләргә 2022 елның октябреннән башлап 2,2 млннан артык Русия паспорты бирелгән.

Бу хакта Русия эчке эшләр министрлыгы белешмәләренә таянып "Настоящее время" яза.

Министрлык мәгълүматынча, бу җирләрдә паспортлар бирүче, миграция мәсьәләләре белән шөгыльләнүче 106 бүлекчә эшли. Ераграк урыннарда яшәүчеләргә, авыр хәлдә чирләп ятучыларга, инвалидлыгы булганнарга, аз хәрәкәтләнүче затларга Русия паспорты бирү өчен бүлекчәләрнең вәкилләре үзләре килә диелә.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлап берничә ай узгач, 2022 елның июлендә Русия президенты Владимир Путин Украинада яшәүче бөтен кешеләргә дә Русия ватандашлыгын гадиләштерелгән тәртиптә бирү турында фәрман имзалады. Ә былтыр ул 2024 елның 1 июленә кадәр Русия ватандашлыгы алудан баш тарткан Украина ватандашларын баскынлыктагы җирләрдән депортацияләү тәртибен раслады

Русия хакимиятләре "конституцион корылыш нигезләрен көч кулланып үзгәртүне" хуплаган, "терактлар ниятләгән", "экстремизмны хуплаган яки рөхсәт ителмәгән чараларда катнашкан" кешеләрне дә депортацияли ала.

  • 2022 елның сентябрендә Украинаның Русия басып алган дүрт төбәгендә "референдум" дип аталган чаралар узды. Тавыш бирүләр беткәннән соң, бу төбәкләрдәге баскын хакимиятләр Путинга төбәкләрне Русиягә кушу үтенече белән чыкты. Соңрак Путин аларны Русиягә кабул итү турында килешүләр имзалады.
  • Шул ук вакытта Мәскәү аннексияләнгән бу төбәкләрнең берсен генә дә тулысынча контрольдә тотмый. Дөньяның күпчелек илләре аннексияне танымауларын белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!