Урта диңгездә Русиянең коры йөк ташучы көймәсе баткан

Архив фотосы

"Урса Майор" көймәсе Русиянең Сүриядәге хәрби ныгытмасыннан эвакуациядә катнашырга тиеш булган дип фаразлана. Көймәдә 16 диңгезче булган, шуларның 14ен коткаручылар Картахена портына алып чыккан. Тагын икесе хәбәрсез югалган дип санала.

24 декабрьгә каршы төндә Урта диңгездә Русиянең коры йөк ташучы "Урса Майор" көймәсе баткан. Ул Русиянең Сүриядәге хәрби ныгытмасыннан эвакуациядә катнашырга тиеш булган дип фаразлана. Бу хакта Испаниянең коткару хезмәтләренә сылтама белән Maritime Exexutive, El Español һәм La Verdad хәбәр итә.

Көймәдә 16 диңгезче булган, шуларның 14ен коткаручылар Картахена портына алып чыккан. Тагын икесе хәбәрсез югалган дип санала.

"Урса Майор" Петербурдан 11 декабрьдә кузгалган, сәфәренең ахыргы ноктасы Владивосток дип билгеләнгән. Vessel Finder сервисы белешмәләреннән күренгәнчә, бирегә ул 22 гыйнварда килеп җитәргә тиеш булган.

Көймә Испаниянең Агилас һәм Алжирның Оран шәһәрләре арасындагы халыкара суларда Мәскәү вакыты белән 2:22 сәгатьтә баткан.

La Verdad чыганаклары белешмәләренә күрә, көймәнең механизмнар урнашкан бүлмәсендә шартлау булган, шуннан соң ул янтайган. Капитаны әйтүенчә, көймәнең буш контейнерлар илткән чагы булган.

"Коткару эшләре белән җитәкчелек итүне үз өстенә алган Русия хәрби көймәсе килгәнчегә кадәр" каза булган урынны башка көймәләр йөреше өчен куркыныч дип игълан иткәннәр. Соңрак коткару эшләренә Испания хәрби-диңгез флотының патруль катеры да кушылган

Кремль яклы Башар Әсад режимы бәреп төшерелгәч, Русия үзенең Сүриядәге хәрби ныгытмасын эвакуацияләү өчен Урта диңгезгә "Спарта" һәм "Урса Майор" коры йөк ташучы көймәләрен җибәргән булган, аларны өч зур десант көймәсе озата барган, дип хәбәр итте OSINT-аналитикларга сылтама белән бүген, 24 декабрь иртәсендә "Медиазона".

Ачык белешмәләргә күрә, "Урса Майор" көймәсе Новороссийски портына беркетелгән, аны "Оборонлогистика" оешмасы куллана. Бу оешма Русия саклану министрлыгыныкы.

Русиянең Сүриядәге хәрби ныгытмаларын тәэмин итеп тору өчен берничә тапкыр "Оборонлогистика" көймәләрен кулландылар. Мәсәлән тикшеренүчеләр ачыклавынча, 2022 елның августында "Спарта II" көймәсе Сүриядән Новороссийскига Русиянең С-300 зенит-ракет комплексларын китергән.

2022 елның маенда "Оборонлогистика"га һәм Русиянең саклану министрлыгы өчен диңгез аша йөк ташу белән шөгыльләнүче тагын берничә оешмасына АКШ чикләүләр кертте.

Азатлык радиосының урыс хезмәте Сүриядән Русия хәрбиләрен эвакуацияләү турында зур язма чыгарды.

Материал авторлары иярченнәрдән төшерелгән рәсемнәр ярдәмендә Русиядән Тартус портына"Иван Грен" һәм "Александр Отраковский" зур десант көймәләре китүен ачыклаган.

OSINT-аналитиклар фаразлавынча, Русиянең Сүриядәге хәрби техникасын ташу белән бәйле төп эшләр аларга йөкләнгән.

Иярченнәрдән алынган белешмәләр Тартуска "Оборонлогистика" оешмасының "Спарта" һәм "Урса Майор" көймәләре дә киткән булган дип нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!