2015 ел фотоларда

Русиянең көньягындагы Домбай шәһәрендәге кафеда президент Владимир Путин портреты. 2 гыйнвар, 2015

Әфганстан башкаласы Кабулда интихарчы Европа берлегенең полиция миссиясе машинасы янында бомба шартлатканнан соң кешеләр аннан тизрәк китәргә ашыга. 5 гыйнвар, 2015

Лүбнән башкаласы Бәйрүттән көньяктагы Кетермая авылында ашыгыч рәвештә ясалган алачык янында Сүрия качагы. Күпләп яуган кар һәм давыл качакларның тирмәләрен ватты. 8 гыйнвар, 2015

2015 елның 11 гыйнварында Парижда кешеләр террорга каршы урам җыенына чыкты. Парижда Charlie Hebdo журналы редакциясенә һөҗүм белән башланып киткән һәм өч көн дәвам итеп 17 кешенең гомерен өзгән террор гамәлләренә каршы җыенда йөзләгән мең кеше катнашты, аларга 40лап илнең җитәкчеләре дә кушылды.

2015 елның 14 гыйнварында Гыйракның төньягында көрдләрнең Доһук шәһәрендә ачылган качаклар шәһәрчегендә язиди азчылыгы качаклары икмәк пешерә. Язидиләр илнең төньягында, көрдләр карамагындагы өлешендә урнашкан Синҗар шәһәрендә "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме белән "Пешмерга" сугышчан төркеме арасындагы атышлардан качып китте.

Украинаның Донецки өлкәсендәге Дебальцево шәһәрендә булган бәрелешләрдән соң 9нчы санлы балалар бакчасы. 22 гыйнвар, 2015

Иранда яшь зәрдөшләр Нәүрүзгә илле көн кала уздырыла торган Садә бәйрәмендә бии. Бу фото башкала Тәһранның көнчыгышындагы Маркар паркында 30 гыйнварда төшерелгән.

Украина башкаласы Киевта "Айдар" ихтыярилар батальоны хәрбие протест чарасы барышында саклану министрлыгы капкасына һөҗүм итә. 2 февраль, 2015

Мәскәүдә Кремль янында 27 февральдә атып үтерелгән оппозиция җитәкчесе Борис Немцовны искә алырга 1 март көнне дистәләрчә мең кеше чыкты.

Гыйракның әл-Әләм шәһәре янында "Ислам дәүләте" оешмасы сугышчыларына каршы сугышучы шигыйлар ракет очыра. 8 март, 2015

Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче казакълар кар яуганда сарыкларын иминрәк урынга күчерә. 15 март, 2015

Әфганстанда хатын-кыз хокуклары өчен көрәшкән өчен кыйнап үтерелгән һәм утта яндырылган әфган хатыны Фархунда җеназасы. 22 март, 2015

Сүриянең Кобани шәһәрендә көрд хатыны баласы белән хәрәбәләр яныннан узып бара. 25 март, 2015

31 мартта Акмәчеттә кырымтатарлар ATR телевидениесе тапшыруларын туктатуга протест белдерә. Мәскәү кырымтатар телевидениесе тапшыруларына лицензия бирмичә тапшыруларны 1 апрельдән туктатты.

Белградның "Кызыл йолдыз" футбол такымы җанатарлары шул ук шәһәрнең "Партизан" такымына каршы уен вакытында төтен бомбалары шартлатып күңел ача. 25 апрель, 2015

Непалда көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә имгәнгән кызның аякларын туры тоту өчен асылган сулы шешәләр. Бу фото 29 апрельдә Катманду башкаласы Катмандуда төшерелгән.

Беларус башкаласы Минскида президент Александр Лукашенконың еллык мөрәҗәгате вакытында бер малай кибеттә телевизорлар янында утырып тора. 29 апрель, 2015

Иранның Персеполис футбол такымы җанатарлары Азия чемпионнар лигасында Тәһранның Азади стадионында Согудләрнең әл-Һилал такымына белән уен вакытында үз такымнары өчен җан ата. 19 май, 2015

Казакъстанның Костанай төбәгендә бер сайгак үзенең баласы белән үле сайгаклар арасында йөри. 20 май, 2015
 

Төрекмәнстан башкаласы Ашгабадта кешеләр президен Гурбангули Бердымөхәммәдов инаугурациясенә җыела. 25 май, 2015

Германия канцлеры Ангела Меркел Германиядәге Элмау сарае янында G7 саммиты читендә АКШ президенты Барак Обама белән сөйләшә. 8 июнь, 2015

Гыйракның Ербил көрд автоном төбәгендә "Пешмерга" сугышчан төркемендәге хатын-кыз сугышчылар селфи төшерә. 9 июнь, 2015

10 июньдә Босниянең Сребреница шәһәрендә Сребреница үтереше корбаннары зиратына баласы белән килгән хатын. 1995 елда өч көн эчендә серблар бу шәһәрдән мең мөселман ир-атны һәм малайларны шәһәр читенә алып чыгып атып үтерде.

12 июньдә Косово башкаласы Приштинада "Сине сагынып" дип аталган арт-инсталяция күренеше. Шәһәрнең үзәк стадионында хатын-кыз киемнәре элеп оештырылган бу инсталяция 1998-1999 елгы Косово сугышында көчләүләр кичергән хатыннарга багышланды

Көчле яңгырлар нәтиҗәсендә су басудан зур зыян күргән Тифлис зоопаркы. 15 июнь, 2015

Македониянең Деми Капия тимер юл вокзалында качаклар Сербиягә баручы поездны көтә. 18 июнь, 2015

Азәбайҗан башкаласы Бакуда 1нче Европа уеннарында ритмик гимнастика беренчелегендә Русияле Маргарита Мамун чыгыш ясый. 19 июнь 2015

Ереванда әрмән полициясе электр бәяләрен күтәрүгә протест белдерүчеләрне куып таратырга тырыша. 23 июнь, 2015

Уфада ШОС һәм БРИКС саммитлары узганда җимереклекләрне каплаган "сәнгать әсәрләре". 10 июль, 2015

Тәһранда ираннар дөнья илләре белән Иранның атом програмы турында килешүгә ирешүне бәйрәм итә. 14 июль, 2015

Дөнья гүзәле 2015 бәйгесендә катнашучы кыз Мински янындагы Жодино шәһәрендә БелАЗ машинасы сурәтендә селфи төшерә. 26 август, 2015

13 сентябрьдә Татарстан президенты булып сайланып вазифасында калган Рөстәм Миңнеханов журналистлар сорауларына җавап бирә.

15 сентябрьдә өч ел төрәм җәзасына хөкем ителгән татар активисты Рәфис Кашаповны сакчылар мәхкәмәдән алып чыга. Кашапов Кырым аннексиясенә каршы интернетта язмалар тараткан өчен Русиянең бөтенлеген бозуга чакыруда, халыклар арасында дошманлык һәм нәфрәт тудыруда гаепләнеп узган 2014 ел ахырында кулга алынган иде.

АКШ галәм агентлыгы, Jet Propulsion лабороториясе һәм Аризона университеты төшергән фотода Марста су агудан калган 100 метр озынлыктагы эз. Галимнәр бу планета өслегендә җәен су аккан булу мөмкинлеген күрсәтүче беренче дәлилләргә ия булды. 28 сентябрь, 2015

5 октябрьдә Грециянең Лесбос утравына килеп җиткән качаклар көймәсеннән диңгезгә таралган резин боҗралар.

Македония чиген үтеп Сербиягә кергән һәм Миратовач авылы яныннан узып баручы качаклар төркмендәге бер кыз бала үзенең курчагы белән. 15 октябрь, 2015

Русиянең Мисырдан кайтканда шартлатылган Airbus A321 очкычы корбаннарының фотолары. Бу фото 3 ноябрьдә Петербурдагы Сарай мәйданында төшерелгән

"Ислам дәүләте" төркеме сугышчылары Гыйракның төньягын яулап алгач, Мосул шәһәреннән качкан христианнар Гыйракның Ирбил шәһәрендәге Ашти качаклар шәһәрчегендә чиркәү гыйбадәтенә җыела. 8 ноябрь, 2015

Чаллы янындагы Калмаш авылы кешеләре авыл янындагы болында дуңгыз абзары төзүгә ризасызлык белдерергә җыела. 10 ноябрь, 2015

13 ноябрьдә Парижда булган террор һөҗүмнәре корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алу мизгеле. 16 ноябрь, 2015

17 ноябрьдә Чехия башкаласы Прагада Бәрхет инкыйлабының 26 еллыгына багышланган чарада катнашучылар Русия президенты Владимир Путин һәм Русия танклары карачкылары тотып чыкты. Чехия һәм Словакия шәһәрләрендә 1989 елда коммунистик режимның бәреп төшерелүен искә алу чаралары тыныч үтте.

Русиянең Иваново шәһәрендә "Платон" системына ризасызлык белдерүче авыр йөк машиналары йөртүчеләр президент Владимир Путинның еллык юлламасын карый. 3 декабрь, 2015

Фотографлар Казакъстанның Байконур космодромыннан очып китүче Союз ТМА-19М галәм корабын фотога төшерә. 15 декабрь, 2015

19 декабрьдә Истанбулда TürkVizyon җыр бәйгесе финалы. Анкара белән башланган сәяси каршылык аркасында быел Мәскәү Русиядәге төрки халыкларга, шул исәптән илдәге татарларга һәм башкортларга да бу популяр бәйгедә катнашуны тыйды