Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиянең Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәрләренә украин әсирләренә карата рәхимсез булырга һәм аларга көч кулланырга кушылган. Бу хакта The Wall Street Journal тикшеренүендә әйтелә. Украин хәрбиләрен җәфалауларын БМО да раслаган иде.
WSJ белешмәләренчә, Петербур һәм Ленинград өлкәсе ФСИНы җитәкчесе Игорь Потапенко оешманың элит бүлекчәләрендә эшләүчеләргә (мөгаен ФСИН махсус көчләре (спецназ) турында сүз бара) килгән әсирләргә карата рәхимсез булырга боерган. Көч кулланулар чикләнми, ә киемгә тагып куела торган камераларны алып атачакбыз, дигән.
Соңрак башка төбәкләрдәге, әйтик Псков, Мәскәү, Бурятиядәге җәзаларны үтәү хезмәтләрендә эшләүчеләргә дә шундый ук күрсәтмәләр бирелгән диелә. Әсирләрне күзәтеп торучы хезмәткәрләрне алыштырып торганнар, алар бер колониядә бер айдан да артыграк калмаган.
WSJ болар турында язганда ФСИНның элекке өч хезмәткәрләренә таяна. Икесе махсус бүлекчә хезмәткәре булган, берсе медицина хезмәткәре. Алар Халыкара җинаять мәхкәмәсе тикшерүчеләренә күрсәтмәләр биргән һәм шаһитләрне яклау системына эләккән. Бу шаһитләрнең сөйләгән сүзләре документлар белән, аларга качарга булышкан кешенең һәм украин тоткыннарының биргән әңгәмәләре белән раслана.
Петербур һәм Ленинград өлкәсе ФСИНы җитәкчесе Игорь Потапенко исә үзе Украинада, Сумы өлкәсендә туган, аңа 53 яшь. Хәрби белеме бар.
1992 елда Воронеж өлкәсенең Җәзаларны үтәү федераль хезмәтендә эшли башлый, 2010 елда исә аны Петербурга күчерәләр, анда ул 14 ел эшли.
Потапенко Петербур һәм Ленинград өлкәсе ФСИН идарәсе белән җитәкчелек иткән чорда медиа һәм хокук яклаучылар төбәктәге изоляторларда һәм колонияләрдә тоткыннарны җәфалау очраклары турында берничә тапкыр хәбәр итте.
2024 елда Игорь Потапенко сивил түрә булды, аны Петербур губернаторының иминлек һәм миграция сәясәте урынбасары итеп куйдылар.
- 2024 елның ноябрендә Украинадагы тикшерүләр белән бәйле бәйсез халыкара комиссия хисап чыгарган иде. Анда Украинаның баскынлыктагы яки баскынлыкта булган бөтен өлкәләрендә дә Русия хакимиятләре һәм хәрбиләренең украин хәрбиләренә һәм сивилләренә карата җәфалаулар кылуы әйтелә. Җәфалаулар әле дә дәвам итә диелә.
- Женева конвенциясенә ярашлы, сугышучы яклар әсирләргә рәхимсез булмаска, аларга туганнары белән элемтәдә тору һәм халыкара һуманитар оешмаларга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирергә, начар шартларда тотмаска тиеш.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!