WSJ Украинадагы сугышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең санын миллион кеше дип бәяли

Украинаның барлыгы 80 мең, ә Русиянең якынча 200 мең хәрбие сугышта һәлак булган, дип бәяли басма. Яраланучылар санына килгәндә, ике якта да 400әр мең кеше дип исәпләнә.

2022 елда Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле, Русия белән Украина барлыгы миллионнан артык хәрбиен югалткан булырга мөмкин. Бу бәяләмәне The Wall Street Journal газеты китерә. Басма рәсми булмаган исәпләүләргә, шулай ук Көнбатыш күзләү мәгълүматларына таяна.

Украинаның барлыгы 80 мең, ә Русиянең якынча 200 мең хәрбие сугышта һәлак булган, дип бәяли басма. Яраланучылар санына килгәндә, ике якта да 400әр мең кеше дип исәпләнә. Мондый зур югалтуларны Русия гаскәре авыр кичерә, тик халык саны азрак булган Украина өчен бу югалтулар күпкә авыррак булырга мөмкин, диелә.

Сугыш кырындагы югалтулар һәм халыкның читкә китүе ике илнең киләчәгенә дә зур зуян сала, дип искәртелә язмада. 2001 елдагы җанисәпкә күрә, Украинада 48 миллион кеше яшәгән. Русия басып алган төбәкләрне исәпкә алмаганда, Украина халкының саны 25-27 миллионга калырга мөмкин. Русиядән исә сугыш башлангач 600 меңләп кеше – күбрәк яшь профессионаллар күчеп киткән, диелә язмада.

  • Русия Украинага каршы башлаган сугыш инде 2,5 елдан артык дәвам итә. Сугышта ике яктан да күпме кеше үлгәнен төгәл әйтү мөмкин түгел, рәсмиләр бу саннарны яшерә.
  • "Медиазона" һәм BBC алып барган исемлектә бүгенге көнгә үлгән 69 меңнән артык Русия хәрбие исеме бар, әмма бу — журналистлар ачык чыганаклардан тапкан һәм раслый алган үлемнәр генә. Чынлыкта бу сан күпкә күбрәк дип әйтелә.
  • Сугыш башыннан диярлек төрле күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиянең аерым төбәк һәм аерым милләт вәкилләренең күп үлүенә игътибар итә башлады. Дагыстаннан үлүчеләрнең күп булуы, бурят һәм калмык кебек халыкларның үлүчеләр арасында еш күренүе игътибарга алынды.
  • Соңгы айларда исә үлемнәрнең Башкортстан һәм Татарстаннан аеруча күп булуы күзгә ташлана. Медиазона" туплаган исемлекне карасак, Русия төбәкләрендә үлүчеләр саны ягыннан беренче урында Башкортстан бара. Татарстан бу исемлектә — дүртенче урында.
  • Ә Азатлык саннары "Медиазона" саннарыннан да күбрәк. Азатлык ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2640, Башкортстаннан 2914 кеше һәлак булган. Бу журналистлар ачык чыганаклардан таба алган мәгълүмат кына, чынлыкта сан тагын да зуррак була ала.


🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!