Русия Үзәк банкы Идел буе бүлгесенә багышланган яңа мең сумлык акчада сурәтләнәчәк символ өчен тавыш бирүләр оештырган иде. Тавыш бирүләрдә беренче урында юлчылар ташучы "Метеор" теплоходы бара, аның өчен барлыгы 45 меңнән артык кеше тавыш биргән. Бу Үзәк банк сайтыннан күренә.
Икенче урында Уфада Салават Юлаевка куелган һәйкәл тора (35 357 тавыш), өченчедә - Идел елгасы аша салынган Сарытау машина күпере (16 641 тавыш).
Казандагы Игенчеләр сарае 7282 тавыш җыеп дүртенче урында бара. Казандагы башка объектлар: Казан федераль университетының баш корпусы — 4016 тавыш, "Казан" гаилә үзәге исә 887 тавыш җыйган.
Тавыш бирүләр 12 декабрьдә 12:00 сәгатьтә башланды. Русия банкының консультатив шурасы Идел буендагы барлыгы 25 объектны сайлап алган иде.
- Былтыр 16 октябрьдә Русия банкы 1 мең һәм 5 мең сумлык яңартылган банкнотларны әйләнешкә кертте.
- Аларда ил төбәкләрендәге күренекле урыннар сурәтләнгән. Мең сумлык кәгазь акча Түбән Новгородка һәм Идел буе федераль бүлгесенә багышланган.
- Мең сумлыкның алгы ягында Түбән Новгород кирмәненең Никольская манарасы, икенче ягында исә Казандагы Сөембикә манарасы, Казандагы Татар халкы һәм Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее бинасы һәм Уфадагы Археология һәм этнография музее күрсәтелгән иде.
- Манара сурәтендә ярымай булуы, ә шул ук вакытта элекке чиркәү булган музей бинасында тәре булмау урыс чиркәве әһелләренең ачуын чыгарды.
- Яңа акчаның сурәте тәкъдим ителүгә урыс чиркәве рухание Павел Островский аны кискен тәнкыйтьләп чыкты.
- "Сез, иптәшләр, курку хисен бөтенләй югалттыгызмы? Яңа акчага төшерелгән манарада ярымай бар, ә православ чиркәү гөмбәзендә тәре юк. Ут белән уйнамагыз", — дип кисәтте Островский. Бу фикергә урыс чиркәвенең башка вәкилләре дә кушылды.
- Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин яңа мең сумлык акча тирәсендә чыккан гаугага үз аңлатмасын бирде. "Тәре булмаган җиргә аны кую һәм ай булган урыннан аны алып ташлау мантыйкка туры килми", дигән иде ул.
- Соңрак банкнотларны чыгаруны туктату карары кабул ителде. "Киң кулланылышка ул таралмады", дип белдерделәр.
- Күптән түгел Русиядәге мөселманнарның Диния нәзарәтләре җитәкчеләре яңа мең сумлык акчада Татарстан архитектура һәйкәлләрен - мәсәлән Кол-Шәриф мәчетен яки Болгар музее-тыюлыгын сурәтләүне тәкъдим итте.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!